Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГтагы дусты Арпад Галгоцига Венгрия хөкүмәте ордены тапшырылган

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГтагы дусты Арпад Галгоцига Венгрия хөкүмәте ордены тапшырылган. “Фидакарь хезмәте өчен” дигән дәүләт бүләге тәрҗемәчегә венгр һәм татар дуслыгын ныгытканы өчен бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә галимә, А.Гыйләҗев иҗатын фәнни әйләнешкә кертүдә зур көч куйган Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте. “Венгр хөкүмәте 13 март көнне Арпад Галгоцига татар һәм венгр дуслыгын ныгытуда зур көч куйганы өчен Офицер ордены тапшырган, - диде Миләүшә Хәбетдинова. - Арпад әфәнде белән аралашып торабыз, әлеге бүләкне алуда синең өлешең дә зур дип әйтте ул. 2017 елның көз аенда ул Казанда иде, шул вакытта Галгоцига Татарстан Дәүләт советының республика мәдәнияты үсешенә керткән хезмәте өчен “Рәхмәт хаты” да бирелде. Татар халыкының үсешенә үзем дә өлеш кертә алуыма куанам. Безгә тискәре күренешләрдән арынып, үзебезне таныту өлкәсендә эшләргә вакыт. А.Галгоци да олы яшьтә, алар Аяз абый белән яшьтәшләр булган. Вегрия хөкүмәте 90 яшьлек юбилеен менә шулай зурлаган”. Татарның атаклы язучысы Аяз Гыйләҗевнең иҗатын дөньякүләм аренада танытучы галимә Миләүшә Хәбетдинова Арпад Галгоцины быел сентябрь аенда Татарстанга кабат чакырачагын да әйтте. Көз айларында А. Гыйләҗевнең юбилее уңаеннан әдәби фестваль оештыру планлаштырыла. Шушы чараларда 90 яшьлек А.Галгоци белән дә кабат очрашсак яхшы булыр иде, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә М.Хәбетдинова. “Арпад Галгоци “Татар-информ” агентлыгына, “Казан утлары” журналына да олы рәхмәтен җиткерә, - ди М.Хәбетдинова. - Исегезгә төшереп узабыз, халык язучысы Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгы уңаеннан А.Галгоци дусты хөрмәтенә “Бер адым да кузгалмаска!” (“Ни шагу!”) дип аталган хикәя иҗат иткән иде. Хикәядә Галгоци Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта узган вакыйгаларны сүрәтләгән. Венгр дустыбыз Татарстандагы дусларына да сәлам һәм рәхмәтләрен юллады. Татарстан белән элемтә тотып яши алуына Галгоци чыннан да шатлана. Татарстанда яңа гаилә таптым, ди ул. Үзебезнең даһи язучыларны танытырга тиеш. Аяз Гыйләҗев әсәрендәге геройларны да мин нәкъ шул максатны куеп эзли башлаган идем инде. Татар милләтенә елап утырудан туктап, үзбашкарган  хезмәтләрне, олуг язучыларны таныта башларга вакыт! Бу эш белән шәхсән үзем күптәннән шөгыльләнәм, нәтиҗәләре дә булуы куандыра”. Арпад Галгоциның "Бер адым да кузгалмаска!" хикәясе "Интертат" электрон газетасында дөнья күрде, татар теленә тәрҗемәне Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла эшләде. Әсәр “Казан утлары” журналында да басылып чыкты. Исегезгә төшереп узабыз; А. Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсендә Советка каршы чыгуда гаепләнгән венгр егете Арпад Галгоци хакында да бәян ителә. Халык язучысының мирасын пропагандалауда актив эшчәнлек алып барган Миләүшә Хәбетдинова Гыйләҗев каһарманнарын эзләп тапкан һәм А. Галгоцины Казанга китерүгә дә иреште. Галимә ике халык арасында дуслык күпере ныгытуда, татар әдибен чит илләрдә дә танытуда хезмәт куя.
Мөршидә Кыямова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев