Аяк киемен сатып алу өчен клон кирәк!

Тиздән аяк киемен сатып алыр өчен кибет-базарга барасы булмаячак. Чөнки аның үлчәмен клон ярдәмендә үлчәп, интернет аша гына сатып алачакбыз. Бер карашка, Каф тавы артындагы хыялларны чынга ашыру әллә ни кыен да түгел кебек. Моның өчен аларның авторларына бары тик ... акча гына, ягъни инвестицияләр кирәк. Илебездә галим, инженерлар саны шактый булса да, еш кына аларның үзләренә үк эшмәкәрлек тәҗрибәсе җитеп бетми. Шуңа да соңгы 2-3 елда Казанда үткәрелә торган акселерация, ягъни тизләтелгән программа бөтен Россияне колачлап ала. Аның дәвамында иләк аша узып, финалга чыккан компанияләргә инвестицияләр дә тапшырыла. Төп максат – стартапларны дөньякүләм базарга чыгару. - Казан шәһәре – инвестицияләр өчен иң яхшы урын. Бездә, Татарстанда, технологик компанияләргә шәхси инвестицияләр бирү, ягъни стартаплар, яңа гына үсеп килү стадиясендә тора, – дип белдерә “Pulsar Venture Capital» ширкәтләр төркеме генераль директоры, акселерация программасын оештыручыларның берсе Павел Королев.

Хәтерләсәгез, апрель аенда Казан венчур ярминкәсе дәвамында халыкара акселерацион программа башланып китте. Бүген аңа нәтиҗә дә ясадылар. Финалга чыккан иң яхшы стартаплар, ягъни үз эшен әле генә башлап килә торган ширкәтләр, технологияләре турында бәян итте.

Казан инвестицияләр полигонына әйләнергә тиеш

Акселерация программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлыкка килде. Аның нигезендә бездә республиканың гына түгел, ә бөтен Россиянең венчур проектларын тормышка ашыра торган мәйданчык оештырылырга тиеш. Татарстан Президенты Казанны стартаплар килә ала һәм аларны өйрәтү, үстерү буенча махсус эш алып барыла торган бер полигон итеп булдыру тәкъдиме белән чыкты. Җитмәсә, максатлар да андый-мондый гына түгел: әлеге проектлар тулы бер бизнес булып формалашкач, аларны Россия базарына гына түгел, ә дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару. Программада катнашу өчен Россиянең 37 шәһәреннән, 15 илдәге стартаплардан 378 гариза кабул  ителгән. Әлбәттә, бу кадәрле ширкәтләрнең катнашулары оештыручыларны да шаккаттырмый калмаган. Аларның яртысы IT-өлкә белән бәйле булса, калганнары сәнәгать тармакларына кагылышлылар. Хәер, 400гә якын стартапны ике тапкыр иләк аша уздырырга туры килә. Шуңа да башта гомуми саннан 150 ширкәт калса, аннары бу сан 50 була. Нәтиҗәдә, 6 команда гына финалга чыгу бәхетенә ирешә. Катнашучылар Дублин, Казан, Иннополис шәһәрләрендә әзерләнү программасын уза. Ирландиядә катнашучылар үз проектларын халыкара дәрәҗәдәге инвесторларга тәкъдир итә алу бәхетенә ия була.

Азык аксымы дефицитын ничек капларга җыеналар?

Финалга чыккан проектлар арасында берничәсе гади халыкны да җәлеп итә. Мисал өчен, азык аксымын җитештерү турындагы проект – шундыйларның берсе. Җир шары халкы елдан-ел арта бара. Шуңа да бу, үз чиратында, азык-төлек товарларын арттырып җитештерүне таләп итәчәк. Бөтен кешелек тарихы белән чагыштырганда, киләсе 10 елда дөньяда азык-төлек күбрәк җитештереләчәк. Әлбәттә, бары тик терлекчелек, кошчылык, балыкчылык хуҗалыкларын тиешле дәрәҗәдә азык аксымы (кормовой белок) белән тәэмин иткәндә генә моны чынга ашырырга мөмкин. - Бүгенге көндә азык аксымы дефициты 30 миллион тонна була торып, әлеге күрсәткечкә ничек ирешергә соң? Бу исә безнең тиешле дәрәҗәдә аксым ала алмавыбызны, түбән дәрәҗәдәге продуктлар куллануыбызны аңлата. Азык аксымының төп чыганагы булган  үсемлек һәм хайваннан җитештерелгән аксым чыганаклары соң чиккә җиткән. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең 80 проценты хайван азыгын үстерү өчен кулланыла. Җитмәсә, үсемлек азыгы тиешле дәрәҗәдә үзләштерелми, – дип ассызыклый  “Albiotech” ширкәтенең генераль директоры Михаил Фишман. Шул сәбәпле, әлеге ширкәт үз технологияләре ярдәмендә биопротеин җитештереп, әлеге проблеманы хәл итәргә тәкъдим итә. Биопротеиндагы матдәләр дә тиешле дәрәҗәдә, сәламәтлек өчен дә куркынычсыз. Ул метаннан эшләнелә. Европа илләрендә аны хайван азыгы өчен кулланырга рөхсәт ителгән икән инде. Шул уңайдан, бу проект авторлары Татарстанда биотехнологияләр буенча махсус лаборатория дә ачарга җыена. Биопротеин җитештерү буенча беренче завод та Татарстанда ачылырга тиеш. Әйтергә кирәк, хәзергә азык аксымын хайваннар өчен генә кулланырга җыеналар. Мондый төр аксымны  кеше организмы әлегә үзләштерә алмый. Аның өчен бу матдәне бераз үзгәртергә туры киләчәк.

Аяк киемен сатып алу өчен клон кирәк!

Акселерация программасы финалистлары арасында гади халыкка кызыклы булган тагын бер проект – ул да булса “TRY.FIT” ширкәтенең аяк киемен сатып алуда өр-яңа технологиясе. Махсус программа ярдәмендә кешегә туры килгән аяк киемен алып булачак. Бүген без өс киеменә интернет аша заказ бирә алсак, бөтендөнья пәрәвезе аша аяк киеменә заказ бирү бераз шүрләтә. Бар кешедә дә: “Ә үлчәме ярамаса, нишләргә?” дигән бер үк сорау туа.  “TRY.FIT” ширкәте төрле максатларда кулланып була торган аяк киемен алу мөмкинлеге бирә. Димәк, бу очракта, интернет-сатулар арта дигән сүз. Моның өчен табанның һәм аяк киеме эченең 3D-форматтагы клоны булдырыла. Тулырак итеп аңлатсак, табан һәм аяк киеме сканер аша уздырыла. Якын киләчәктә компьютер мониторы аркылы яки мобиль җайланма аша да табанны сканер аша үткәреп булачак. Шунысын да әйтергә кирәк: бу проектны океан артында да күреп алганнар, чөнки хәзерге вакытта АКШта инвесторлар белән сөйләшүләр алып барыла. Татарстан Хөкүмәте өчен дә әлеге стартапларны үстерү, аларга юл ачу мөһим булуы сер түгел. Шуңа да мондый проектларга республика дәрәҗәсендә булышлык күрсәтелә. – Реаль бизнес өчен җиңел вакыт түгел. Алар өчен булдырылган махсус инструментлар юк. Ләкин шунысы да бар: яхшы команда булса, ул начар продуктны да яхшы тәкъдир итеп, базарга чыгарырга сәләтле. Ә начар команда яхшы продуктны да юкка чыгара ала. Шушы акселерация программасына килгәндә, ул үзен яхшы продукт булып таныта алды.  Финалга чыккан командаларның уңышы Инвестиция-венчур фондына да тәэсир итәчәк, – дип ассызыклый Татарстан Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов.

Ширкәтләр тәкъдир иткән проектларның җитешсезлекләрен дә әйтеп узды директор. Инвестицияләр таләп иткән проект авторлары, беренче чиратта, ни өчен аларга башка компанияләр инвестицияләр бирергә тиешлеген дәлилли алуы шарт.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: