Татар матбугаты
Авыруның хәлен белгән өчен нинди савап языла?
("Сөембикә" журналы). Исламның иң күркәм гадәтләреннән берсе – авырган кешенең хәлен белү. Аллаһның хак илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу күркәм гадәтне ныгыта һәм аны барлык мөселманнар өчен вәҗиб дәрәҗәсенә, ягъни тиешле булган дәрәҗәгә күтәрә һәм мөселманның алты хакы арасына кертеп болай ди: «Мөселманны күрү белән аңа сәлам бир. Сине чакырса – җавап бир. Киңәш сораса – нәсыйхәт бир. Төчкереп «Әлхәмдүлилләһ» дисә – җавабын бир. Авырса – хәлен бел. Үлсә – җеназасына бар».
Ислам шәригате мөслим-мөслимәләрне башкаларга карата рәхимле-шәфкатьле булырга өнди. Аллаһка тәкъва булган мөслимә туташлар һәм ханымнар башка кешеләргә карата йомшак күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан булалар. Авырган дин кардәшенең хәлен белүче мөслимә үзенә Аллаһның игътибарын җәлеп итә. Раббыбыз чирле кешене зиярәт кылган кешенең изге гамәленә соклана һәм аңа зур әҗерләр бирә, Ахирәт тормышында савапларын арттыра.
Авырган дин кардәшен кайгыртучы кешенең күркәм гамәле башка кешеләрне дә шәфкатьлелеккә чакыру, аларга изгелек үрнәге күрсәтү ул. Хөрмәтле туташлар, ханымнар, апалар һәм әбиләр! Авырган кешегә карата, якын кешебезме ул, таныш кешеме, беренче тапкыр гына күргән кешеме – кулыбыздан килгәнчә аңа ярдәм итик.
Авыруның хәлен белү, аңа илтифат күрсәтү – хасталанган кешегә карата ихтирамлы булуны белдерә һәм чирле кешенең күңелендә яхшы хисләр тудыра. Ә инде яхшы хис-кичерешләр авыруның хәлен җиңеләйтүгә бер сәбәп була.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Аллаһ Тәгалә кешелек тарихында булган иң җаваплы, иң катлаулы һәм иң саваплы һәм иң дәрәҗәле вазыйфаны – Коръәни Кәримне кабул итеп алуны һәм аны кешелеккә аңлатып җиткерүне йөкләгән. Шундый авыр да, саваплы да һәм җаваплы да эшне башкаруына карамастан, Рәсүлебез авыруларның хәлен белү өчен вакытын кызганмаган. Хасталанган кешене юаткан, дога кылган. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм авырып ятучы балаларның да хәлләрен белгән.
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хезмәтчесе була – ул яһүд милләтеннән булган малай. Бервакыт хезмәтче малай чирли. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аның хәлен белергә килә һәм авыруның баш очына утыра, аннары: «Исламны кабул ит», – ди. Бала, янында утырган әтисенә күз карашын юнәлтә. Әтисе улына: «Әбү Касыймга буйсын», – ди (Әбү Касыйм – Касыймның атасы дигән сүз була. Пәйгамбәребезнең улы Касыйм исемле була. Гарәпләрдә шулай эндәшү гадәте бар). Яһүд малае Исламны кабул итә. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм алардан чыкканда: «Аны Җәһәннәм газабыннан азат иткән Аллаһка шөкерләр булсын», – ди.
Пәйгамбәребез авыру баланың хәлен белергә килүе белән аның әтисенә дә, малайга да уңай тәэсир ясаган. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм үзенең илтифатлылыгы, киң күңеллелеге, миһербанлылыгы белән аларның күңелләрендә ихтирам казанган. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм авыру малай белән аның әтисенең үзенең дәгъватын кабул итеп Исламга килгәннәре өчен Аллаһка шөкер итә һәм Раббыбызга хәмед-сәнәләр әйтә. Нинди хикмәтле, күркәм холыклы кеше булган Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм! Аның кылган гамәлләре һәммәбезгә дә үрнәк. Шәфкатьле мөслим-мөслимәләр авырып ятучы кешенең хәл-әхвәлен белергә, кулларыннан килгәнчә булышырга тырышалар, әлхәмдүлилләһ.
Авырып ятучы кеше дә әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмаска тиеш. Ихлас күңелдән хәлен белүче кешенең ярдәмен кабул итү һәм рәхмәтле булу хакында сырхау да белеп торырга бурычлы.
Әгәр дә кеше үзен мөслим-мөслимә дип саный икән, һичбер вакытта да авыруның ялгызын гына калдырмас. Галимнәр әйтерләр ки: «Тереләр үә сәламәтләр бер-берсенең бәхете белән нурланырлар һәм рухларын ныгытырлар», дип.
Авыруның хәлен белүче кешегә, ягъни зиярат кылучыга хаста янында үзен ничек тотарга тиешлеген белү кирәк.
- Авыруның хәлен белешкәндә сүзләрне купшы итеп бизәкләмәскә һәм тормыш рәхәтлекләре хакында җәелеп сөйләшмәскә тырышырга кирәк. Күңелне күтәрә торган, җанга рәхәтлек бирә торган яхшы хатирәләрне яңарту, матур истәлекләр белән уртаклашу ике як өчен дә хәерле була.
- Авыруның хәлен ике көнгә бер мәртәбә, ягъни көн аралаш белеп тору яхшы. (Бу очракта, түшәк өстендә авырып ятучы кешене карап-тәрбияләп торучы кеше күздә тотылмый. Авыруны караучы кеше күпчелек вакыт хаста янында була.)
- Хәл белергә килгән кешенең урындыгы авыруның гәүдә тирәсенә туры килергә һәм үзе шунда утырырга тиешле. Авыруның тезе каршына утыру сөннәт санала.
- Хәл белергә килгән кеше авыруның уң һәм сул ягына карамаска, шулай ук йөзенә һәм күзенә текәлеп карап тормаска тырышса хәерле була. Ә менә хаста кешегә карап сөйләшү дөрес санала.
- Хәл белергә килгән кеше йөзен чытып, караңгы чырай күрсәтмәсен.
- Хаста кешенең хәлен сораганда аның башына кулыңны кую яки чирленең кулыннан тоту дөрес. Бу – үзара күрешүгә бәрабәр була.
- Зиярәт кылучы (хәл белүче) кешегә авыруның үз хәле турында сөйләве дога кылуга тиң. Ә хаста кешенең догасы – фәрештәләрнең догасы һәм салаваты кебек.
- Хәл белергә килгән кеше авыру алдында бары тик изге сүзләрне генә сөйләргә тиеш. Чөнки хаста һәм хәл белергә килүче кеше арасында булган сөйләшү һәм теләкләр вакытында фәрештәләр «Әмин!» дип әйтеп торалар икән.
- Авыруның хәлен белгәндә шәригать кушканча гамәл кылу ике як өчен дә файдалы. Авырган кешегә сихәтләнү теләгәндә шифаның бары тик Аллаһтан гына булуын искәртү, шифаны Раббыбыздан сорау лязем.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев