Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авырлыклар күреп яшәргә язмасын...

Тормыш йөген ирләр күтәрергә тиеш булсалар да, ни кызганыч, күп кенә гаиләләрдә аны хатын-кызлар үзләре тартып бара. Шуңа да, соңгы елларда гүзәл затларыбызның күбесе ялгыз яшәүне кулайрак күрә. Таныш хатыным (элек күршеләр булып яшәгән идек) ире белән сигез ел яшәгәч, түзмәде, ике баласын алып сеңлесе янына күченде. Сеңлесе ике бүлмәле фатирда үзе генә яши иде. Ялгыз яшәвенә апасының “бәхетле” тормышы да сәбәп булган, күрәсең. Шушы ике балалы күршем, гаиләсе белән яшәгәндә атна саен авылына кайтып, ашау-эчүне төяп килә торган иде. Уйламагыз әти-әнисе хисабыннан дип, юк, ул берүзе кайтып, бакча тутырып бәрәңге, җиләк-җимешен, яшелчәсен утыртып, шуларны җәй буе үстереп, көзгә кергәч, гаиләсен туендырырга дип шул үстергән азыкларын күтәреп, шәһәр фатирына ташый иде. Мондый авырлыкларга белмим нинди генә хатын-кыз түзә ала икән? Ир дигәне, эшенә барып кайта да, хатын пешергәнне ашап-эчеп, диванга киерелеп ятып, төн уртасына хәтле телевизор карый иде. Сигез ел буе шушы хәл булды. Шуңа да хатыны мескен түзмәде дә инде. Әлеге күршем сеңлесендә озак яшәмәде, кредитлар алып, ике баласы белән шәхси йорт сатып алып, шунда күченде. Фатиры иренә калды. Шулай да кызын пропискадан төшермәде, атасы янында калдырды. Шәхси йортка күченеп, анда ремонтлар ясады, җиһазлар алды. Балалары мәктәпне тәмамлагач, белем алып, яхшы гына эшләргә урнаштылар. Күршемнең авылда әнисе, авыру әбисе белән бабасы яши иде. Көннәрдән бер көнне әнисенә дә инфаркт була. Инде нишләргә? Чарасызлыктан, күршем өйдәге авыруларны тәрбияләргә дип авылына кайтып китте. Шул китүдән шактый еллар күрешә алмаган идек, беркөнне Казанга – балалары янына килгәч, үзе мине эзләп табып кунакка чакырды. Тормыш хәлләре турында шактый гына сөйләшеп утырдык. Балалары янына да кунакка дип түгел (тегеләре бераз гына ремонт ясарга уйлаганнар), аларга булышырга дип килгән икән. Авылда ничек яшәп ятуы турында сорашып, аның сөйләгәннәрен исем китеп тыңлап утырдым. Бүгенге көндә элеккедән дә авыргарак төшкән аңа тормыш дилбегәсен тарту. Каян шулхәтле көч-куәт килә икән кешегә? Дөрес, кан басымы үзен сиздерә икән сиздерүен, тик ул башка төрле авырлыкларга бирешергә ашыкмый әле. Өйдәге өч авыруны тәрбияләүдән тыш, өстәвенә менә ниләр эшләп ята икән әле ул: – Авылдагы өйне яңартырга тотындым. 100 мең сумга материаллар кайтардым. Итлеккә дигән ике бозауны эшкәртеп сатарга кирәк. 40 баш сарыгым бар, аларны да әкренләп урнаштырасы бар. Язга чыккач күпләп кош-корт алып үстерәм. Малларны, кош-кортларны, барысын да Казанга – базарга алып килеп сатам. Алардан кергән акчага балаларга да булышам, үзебезнең каралты-кураларны да әкренләп яңартам. Бездән ерак түгел генә күл бар, әле шул күлгә балык тотарга йөрим. Бер генә минутны да бушка, әрәмгә уздырмыйм. Балыкны күпләп тотсам, анысын да сатып җибәрәм. Бүгенге көндә акчасыз яшәү мөмкин эш түгел. Шуңа күрә акчаны төрле юллар белән табарга тырышам. Аталарының ике балага гомер буе бер генә ярдәме дә тимәде. Җитмәсә, кызны да алдау юлы белән пропискадан төшерткән. Бүгенге көндә бер хатын белән яшәп ята икән. Күрәсең, фатирга да шул хатын хуҗа булган. Элегрәк, балаларның күрәсе, аралашасы килә иде, хәзер тормышларында әти сүзен бөтенләй сызып ташладылар. Әтиләреннән өметләре өзелде. Балалар сагынып, күрергә дип барсалар да фатирга кертмиләр иде. Әтиләре балалар килгәч күреп сөйләшергә урамга чыга торган булган. Өйгә керергә хәзерге хатыныннан рөхсәт булмаган. Шуңа күрә балаларның күңелләре кайтты аталарыннан. Моннан соң дөньяда безнең өчен әти юк кына диделәр. Менә шундый хәлләр бездә, – дип, сөйләвеннән туктап, яшькә чыланган күзләрен сөртеп куйды. Күпме авырлыклар, сынаулар аша да узып тормышта югалып калмаган шушындый хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Андыйлар тормышта башка юктыр да кебек, булсалар да бик сирәктер. Йомшак күңелле нәфис затларга мондый авырлыклар күреп яшәргә язмасын иде дә бит...Тик нишлисең, янәшәңдә үзеңә терәк булырдай көчле зат юк икән, ирексездән, тормыш дилбегәсен ныклап тотып үзеңә тартырга туры киләдер шул.
Р. АБДУЛЛИНА. Казан
Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев