Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыр чакта кемгә таянасыз? (сораштыру)

Соңгы арада Россия халкы арасында үз көченә генә таянып яшәүчеләр саны арткан. Югары икътисад мәктәбе белгечләре китергән мәгълүматларга караганда, бүген халык кабат 90 нчы еллардагы кризис чорларында кулланылган ”исән калу” алымнарына мөрәҗәгать итә башлаган. Хәзер Россия халкының күпчелеге үзенең шәхси хуҗалыгында җитештерелгән азык -төлек, үз бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимеш белән генә туклана икән. Күңел дә тыныч, акча да янга кала. Күптән түгел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган сораштыруда да халыкның 42 проценты: “Дәүләттән бернинди ярдәм дә өмет итмим, үз көчемә генә таянам”, - дип җавап биргән. Сез авыр чакта кемгә таянасыз?   Гөлназ ГӘРӘЕВА, Мамадыш районының Көек-Ерыкса урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы: – Авыр вакытларда таяныр өчен, Аллаһка шөкер, ирем-терәгем бар. Үзебез тырышабыз. Төзелеш күп вакытта малларны да күпләп асраган чаклар булды. Хәзер бераз киметтек. Балалар яннан китә бара, гел булышып тора алмыйлар. Зур эшләрне башкарышырга кайталар, Аллаһга шөкер. Ярдәмчел туганнарыбыз, дусларыбыз күп. Ә дәүләттән нинди ярдәм көтәсең? Эшләгән хезмәт хакыбызны вакытында бир­сәләр, халык өчен зыянга булган законнар чыгармасалар, рәхмәт инде. Законнар сәер бит бездә. Ир-егетләргә хәрби хезмәт мәҗбүри дип, “за выслугу лет” стажына ар­миядәге еллары керә, ә ха­тын-кызның бала белән декрет ялында утырган еллары керми. Әйтерсең, анысы ки­рәксе гамәл. Яшьләргә фатир бирү мәсьәләсендә яхшы якка үзгәрешләр булсын иде. Боларны күреп, үзеңә таянмый хәлең юк. Руслан АЙСИН, сәясәт белгече: – Мин һәрчак үземә яки якыннарыма гына таянам. Ышанычлы дусларым бар. Алар авыр чакта ярдәм итәр­гә әзер. Дәүләттән күптән инде берни өмет итмим. Миңа калса, түрәләр күптән инде үз дөньясында яши, үз мән­фа­гатьләрен генә кайгырта. Халыкның дәүләткә ышанмавына да аптырыйсы юк. Кризислы чорда шулай була ул. Кеше күбрәк үз көченә таянып яши, чөнки дәүләт структураларына ышанычлары төшә бара. Ул аларның үз вазыйфасын тулысынча үтәп, проблемаларны чишә алмауларын күрә. Илнур ЗАКИРОВ, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты: – Кешегә күпме булса да җитми инде ул. Менә нинди кызу көннәр китте – тагын кызу дип зарланабыз. Ураза вакытында тотатш яңгырлар яуды – күпкә китте, дип зарландык. Шуның кебек үк дәүләтне дә сүгәбез. Ник алай, ник тегеләй түгел, дип. Алай бик нык ярдәм кирәк булырлык сәбәпләр күрмим, Аллаһка шөкер. Сугышлар булмасын дип телик! Авылга кайтып, авыл апаларыннан: “Энем, дәүләтне сүгеп кенә эш бармас. Аллаһка шөкер, пенсияләр бар әле. Аларын гына бетермәсеннәр инде! Могҗизага ышанып, дәүләт­не сүгеп, иртәгә ни булуы турында уйлап ятмыйбыз. Тик яткан таш астыннан су чыкмас”, – дигәнне еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, бар да үзебездән тора. Рифат СӘЛАХ, шагыйрь: – Авыр вактытларда да, җиңел вакытларда да Ходай Тәгаләгә таянырга тырышам, Аллаһка шөкер. Безнең бу дөньяда башка таянычыбыз юк. Аллаһы Тәгаләдән башка нәрсәгә таяну – кешеләрнең зәгыйфь ягы, чөнки фани нәрсәләргә таяну – уйсызлык. Бернигә дә ышанмыйча, өметләнмичә дә яшәп булмый, әлбәттә. Раил ГАТАУЛЛИН, “Белем.ру” порталы җитәкчесе: – Авыр вакытларда иң беренче чиратта үземә таянам. Моннан тыш туганнарым, якыннарым, фикердәшләрем барлыгын беләм. Авыр хә­лемне алар белән уртаклашам һәм, үзем генә булдыра алмасам, без әлеге авыр хәлдән чыгу җаен бергә эзләп табабыз. Дәүләткә дә өметләнәм, әмма аның ярдәменә ышанып, ул ярдәм иткәнне көтеп утырмыйм. Кешеләр өчен файдалы идея һәм проектларым шактый. Аларны тормышка ашыру өчен иң башта дәүләткә мөрәҗәгать итәм. Ә инде ул “төкереп карый” икән – үзем эшлим. Шунысы бар – кулда зуррак ресурслар булганда, зуррак эшләр башкарып була. Дәүләт халыкны кайгыртырга һәм җәмгыятьнең үсеш алуы өчен гаять зур көч куярга тиеш. Әмма бүгенге дәүләт коррупциягә баткан, аның үзенә ярдәм кирәк. Дәүләткә кешеләрне кайгырта алырдай җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр кирәк. Алар юк түгел, әмма үзен генә кайгырта торган түрәләр дә шактый. Аларны җәмгыять проблемалары борчымый, диярлек. Биология курсыннан андый җан ияләренең "паразит"лар дип аталуын беләм. Дәүләт системасында андый җан ияләре азрак булган саен, дәүләт һәм үз дәүләтең белән горурлану хисе көчлерәк булачак.  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев