Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Авыр чакта халык аксакал сүзен тыңлаган" ("Әтәч менгән читәнгә" спектакле хакында беренче фикерләр)

1-3 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Әтәч менгән читәнгә" спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, яктылык буенча рәссам - Евгений Ганзбург, композитор - Эльмир Низамов. Премьераны шулай ук 27 декабрьдә, 13 һәм 28 гыйнварда күрергә мөмкин. "Әтәч менгән читәнгә" спектакле хакында тәнкыйтьчеләр һәм тамашачыларның беренче фикерләре:

"Бикчантаев опять взял новую планку, опять, уже в который раз, отказался от найденных ранее приемов. Говоря о бытовых вещах, вознесся над бытом. Опять удивил, изумил, разбудил что-то забытое, подарил легкость и иллюзию, пусть лишь иллюзию, что все всегда будет хорошо". Татьяна Мамаева, "Реальное время"

"Авыр чакта халык аксакал сүзен тыңлаган. Бу гомер-гомергә шулай булган. Шуңа күрә тел, мәдәнияткә куркыныч янаган заманда театрның аксакал әсәренә мөрәҗәгать итүе табигый һәм көтелгән гамәл булды. Шулай итеп, режиссер Фәрит Бикчәнтәев ярдәме белән Г.Камал исемендәге академия театрының биек читәненә әтәч сикереп менде. Аңа җиһанны уятып кычкырырга ирек бирерләрме, әллә таш атып куып төшерерләрме?". Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан" "Нәкыя Гыйләҗева спектакльне бик ошатканлыгын әйтте: “Аязның иҗатын ярата торган режиссер Фәрит Бикчәнтәевкә мең-мең рәхмәтләр яусын. Аязның прозасын да ничек куя алды! – дип соклана ул". Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ" "Дөресен әйтимме?! Камал сәхнәсендә Рамил абый сагындырган булган икән. Аның хәрәкәтләре, гармунда уйнаулары, җырлары... Күңелем шатлыгыннан гармунда уйнап рәхәтләнде бүген. Балачаклар, 5 яшь чамасы булганда иң беренче тапкыр Камал театрына килеп, "Йөрәк маем" спектаклен караган вакытлар искә килеп төште. Шул хис-кичерешләр өчен генә булса да олы рәхмәтләрем Рамил абыйга! Ә бүгенге спектакльгә килгәндә, премьераның беренче көне. Сәхнәдәге тамаша белән беррәттән залдагы халыкны күзәтү дә кызык миңа. Рәхәт кич булды. Спектакльнең үзенчәлекләрен үз күзләрегез белән барып күреп кайтыгыз. Күңелемә сеңеп калган бер төп фикер белән генә бүлешәм: "Туганлыкның кадерен белик, без бу җирдә кунак кына!" Айгуль Талипова, зритель "Озакка сузылган алкышлар, тамашачы кайтып китәргә ашыкмады... Тәрбияви дә, гыйбрәти дә! Көчле команда, сыйфатлы вокал, тере оркестр... Фәрит Бикчәнтәевның һәрберсенә аерым тукталып китүе моның шулай булуын раслый. Рәхмәт Сезгә, камаллылар! Бүгенге кичкә ямь өстәгән талантлы яшьләребез Айгөл Зәйнуллина, Эльмир Низамов соклану уята. Заһидә Ибраһимовна белән рәхәтләнеп карадык, сөендек, бәяләдек!" Марзия Салахова-Мухина, зритель "Кичә улым белән сөеклем уткән эниләр көненә бүләк ясадылар әле, әниләрен Камал театр "Этәч менгән читәнгә" премьерасына жибәрделәр...8 ай буена көттем мин бу ялны. Ә хәзер спектакль турында: Тагын бер кат Фәрит Бикчәнтәевның гениальный режиссёр икәненә инандым...Ул музыка, ул сәхнә бизәлеше, ут, җырлар, актерларның уйнавы искиткеч... Уземә Илсөя Төхватуллина һәм Гүзәл Шакированы яңа яктан ачтым, рәхмәт сезгә. Вы просто бомба". Алсу Муртазина-Нуртдинова, зритель
материал һәм фото: kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев