Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Авылларда шәһәр йогынтысы көчле" - Илдус Илдарханов

Татар авыллары шәһәр йогынтысында калды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдарханов җиткерде. “Без татарлар үз ана телебезне дә сакларга, аны кайгыртырга бурычлы, – ди Илдус Илдарханов. – Татарстанда ике теллелек турында канун бар. Мин хәзер авылда яшим. Атна саен Түбән Камага барам. Андагы татарча дөрес язылмаган кафе исемнәренә исем китә. Авылларда шәһәр йогынтысы көчле. Безнең Иштирәк авылында да шулай. Соңгы 40-50 ел эчендә авылның бөтен кешесе шәһәргә таралып беткән диярлек. Шәһәрдә фатирлар алып, шунда хәзер оныклар үстереп яшәп яталар. Ә җәй көннәрендә авылга җыелып кайталар. Авыл көне буе русча аралашудан гөр килеп тора. Гомер буе авылда яшәгән, шәһәргә бармыйм, яки барсам да кыш көне генә, дигән әбиләр оныклары белән русча сөйләшә. Татар телен өйрәнгәндә практика кирәк, ә ул хәзер авылда да юк. Авылның урта мәктәбендә 19 укучы белем ала, шуның берсе – рус баласы. Гаиләләре безнең авылга күченеп килгәннәр. Олегтан: "Как дела в школе?" – дип сораштырам. Ә ул миңа: “Я на русском, и учителя тоже на русском”, – дип җавап бирә. Менә татар мәктәбе инде бу.
Танылган журналист Илдус Илдарханов хәзерге вакытта Тукай районы Иштирәк авылында яши. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының махсус чакыруы буенча Илдарханов мәгълүмат агентлыгы редакциясендә булып китте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев