Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авылларда, район үзәкләрендә Сабан туйлары гөрләде

4 һәм 5 июнь көннәрендә Татарстан район үзәкләрендә һәм авылларында татар милли бәйрәме Сабан туйлары уздырылды - ТР Президентының шул хакта Указы бар. Татарстан башкаласы Казанда исә быел республика Сабан туе 28 май көнне үк булды. VII Бөтенроссия авыл Сабан туе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә 3,4 июньдә уздырылды: анда көннең икенче яртысында Татарстан сәхнә осталары зур концерт куйды, башка мәдәни чаралар уздырылды; анда Татарстаннан Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә рәсми делегация катнашты. Ульяновск өлкәсе һәм Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыруга җаваплы булган Татарстан Республикасы вәкилләре апрельдә ук Сабан туена әзерлек мәсьәләсендә юллап йөрделәр, кунаклар йорты өчен Нурлат шәһәре җаваплы булуын да билгеләп үтик. XVI федераль Сабан туе быел Түбән Новгородта 16 июльдә була. Татарларның милли бәйрәмен әлеге төбәктә уздыру 15-16 июль көннәренә билгеләнгән. Беренче көнне Түбән Новгород дәүләт академия филармониясендә тантаналы җыелыш һәм концерт, 16 сында исә “Локомотив” стадионы һәм 1 нче Май паркында спорт ярышлары, бәйрәм чаралары каралган. ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, быел Россиянең 57 төбәгендә барлыгы 248 Сабан туе, 28 якын һәм ерак чит илләрдә 74 Сабан туе уздыру күздә тотылган.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев