Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Авыллар тарихын өйрәнү үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә ярдәм итәчәк" - Ринат Закиров (ВИДЕО)

II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» түгәрәк өстәлендә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның сәламләү сүзе. "Халкыбызның 90 елларында барлыкка килгән яңа тарихында бик күп эшләр башкарылды, халкыбызның көче-куәте артты. Соңгы елларда төбәкчеләр тарихыбызны өйрәнүдә алга китте, аларны халкыбызга җиткерде. Безгә тарихыбызны югалтмыйча, кайсы юнәлешләрдә эшләргә, тарихыбызны югалтмау өчен ниләр эшләргә икәне турында уйларга кирәк. Татар авыллары, Аллага шөкер, шактый. Аларның күбесенең тарихы билгеле. Шулай да милләтебезнең әле өйрәнмәгән катламнары җитәрлек. Иранда урнашкан татар авыллары өйрәнелмәгән, башка чит илләргә барып урнашкан татарларның тарихын өйрәнәсе бар. Безгә һәр авылның тарихын өйрәнергә, белергә кирәк. Үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә кирәк", — дип белдерде Ринат Закиров. https://www.youtube.com/watch?v=LZrs56Z4bCk
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев