Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыл жирлекләре арасында "Җомга көн кич белән" дип исемләнгән иҗат концертлары старт алды

Узган җомгада Арча мәдәният йортында Ташкичү авыл җирлегенә кергән 10 авыл үзешчәннәре, аларның да иң шәпләре чыгыш ясады, диелә “Арча хәбәрләре” газетасының бүгенге хәбәрендә.

Көзгә керү белән Арча мәдәният йорты сәхнәсенә татар эстрадасы артистлары явы башланды. Көн дә концерт һәм көн дә зал тулы тамашачы була. Ә менә үзебезнекеләр чыгышларын карарга килүче аз булды һәм... ялгышты. Чөнки үзешчәннәр дә артистлардан бер дә кимен куймады. Бәлки, беренче концерт булганга арчалар белеп бетермәгәндер? Шушы көннән башлап һәр атна җомга көнне “Җомга көн кич белән” дигән иҗат концертлары булачак. Бушка. Сюрприз да бар – үзешчәннәр белән беррәттән шул төбәктән чыккан эстрада артистлары да чыгыш ясаячак.

Ташкичү авыл җирлеге чыгышы кул эшләре күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Анда Гүзәлия Хәкимованың кәгазьдән һәм сәйләннән ясалган чәчәкләре, Рамил Мәгъсумовның тимер эшләнмәләре, Айзилә Фәйзрахманованың чигелгән картиналары куелган, алар янында Мәмсәдән Резеда Зәйнуллинаның икмәкләре, пешкән ризыклары урын алган иде.

Аннан концерт башланды. Башта ул “тоныграк” барган кебек тоелса, тора–бара сәхнәдәге тамаша кызганнан–кызды. Шунысы игътибарга лаек: җирлеккә кергән 10 авылның берсе генә дә читтә калмаган. Ә аларның барысын бергә туплап уртак концерт оештыру - искиткеч зур хезмәт. Яшьләр генә түгел, ветераннар, балалар да үз талантларын күрсәтте ул көнне. Иске Ашыттан укучы Руслан Әхмәтшин, Кыснадан сәхнә ветераны Рәшит Шәвәлиев җырлауларын тамашачы аеруча яратты.

Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина җитәкчелегендәге “Өммегөлсем” фольклор ансамбленең “Кодалар төшерү” күренеше күңелле генә килеп чыкты. Өлкәннәр яшь чакларын искә төшерсә, яшьләр өчен ул үзенчә кызык иде. Шуннан ук “Умырзая” бию төркеме башкарган керәшен халкы биюе бик ошады. Бәйрәм кунаклары Шәүкәт Вәлишин (җырчы, нәфис сүз остасы, гармунчы, шигырьләр иҗат итүче), Фәрит Әхмәтов (Иске Ашытта туып үскән, озак еллар Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы инженер булып эшләгән, лаеклы ялда булуына карамастан, шунда хезмәтен дәвам итә) чыгышларын да Арча тамашачысы яратты. Иске Кенәрдән Лилия Вәлиуллова җырлавы да беркемне битараф калдырмады. Гомумән, һәр чыгыш үзенчә ямьле булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев