Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Авыл яшьләре - безнең төп куаныч" - Марат Әхмәтов

Авыл хуҗалыгы – дәүләтнең яшәү рәвеше, аңа икътисад секторы дип кенә карарга кирәкми. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанда ачылган авыл яшьләре форумы ачылышында әйтте. Марат Әхмәтов республиканың аграр тормышына кыскача күзәтү дә ясап узды. “Мин сезне шушы матур бинада, Игенчеләр сараенда каршылавым белән бәхетле, – диде ул форумда катнашучыларны сәламлап. – Дөрес, соңгы елларда без икмәккә әллә ни бай түгел, әмма бу бездән генә түгел, һава торышы шартларыннан да тора. Тик Татарстанның башка күрсәткечләр белән мактанырлыгы бар. Без авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча субъектта - өченче, ә сөт җитештерү буенча беренче урында. Зур күләмле җитештерү базасы булса да, безнең төбәкнең дә үз проблемалары бар. Шул ук вакытта Россиянең төрле субъектларында эшләүче коллегаларыбыз Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә, авылларга зур дәүләт ярдәме күрсәтелүен дә яхшы белә. Республика елына 250 млрд сумлык товар сата. Проблемалар кайда да шул ук проблема ул. Дөрес, безгә Татарстанның беренче “йөзләре” – Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов булу белән зур бәхет тәтеде. Республика динамикалы үсештә. Безнең күз алдыбызда шәһәр һәм район үзәкләре генә түгел, авыллар да яңара", - диде ул. Марат Әхмәтов фикеренчә, авыл хуҗалыгы ул икътисад секторы гына түгел, ул – дәүләтнең яшәү рәвеше. Татарстан авылларында 800 мең халык яши. Аларның тормышын максималь дәрәҗәдә уңайлы итеп корырга тырышабыз, диде министр. "Шул ук вакытта авыл яшьләре дә – безнең төп куаныч. Алар да бер урында гына утырмый, үсә. Республиканың аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина командасы көчле. Алар гади тавык йомыркасыннан да Питрәчтә “Скорлупино” фестивале уздырды. Быел печән, умартачылык буенча шундый программалар тормышка ашачак. Киләчәктә дә авыл яшьләре кулга-кул тотынышып эшләргә, уңай шартларда яшәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев