"Авыл туризмы үсешенә законарның камил булмавы комачаулый" - Питрәч районы фермеры Марсель Хәйруллин
Законнарга үзгәрешләр кермәсә, авыл туризмын үстерү бик кыен булачак. Күп еллар нәселле атлар үрчетеп, авыл туризмы белән шөгыльләнгән Питрәч районы фермеры Марсель Хәйруллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шул хакта сөйләде.
Аның хуҗалыгына шәһәр кешеләре ял итәргә, атта йөрергә киләләр. Туристлар өчен махсус өч маршрут билгеләнгән. Атка атланып йөрүергә яңа гына өйрәнүчеләр өчен бу маршрут 5 чакрымны тәшкил итсә, 12 һәм 20 чакрымлык маршрутлар да бар.
Аның сүзләренчә, атка атланып йөрергә теләүчеләр өчен махсус инструктор каралган.
“Атта йөреп ял итәргә теләүчеләр күп. Аена ике-өч йөзләп кеше килә. Әле Мәскәү яныннан да килгәннәр иде. Атта йөреп, ял итеп киттеләр”,- дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе.
Марсель Хәйруллин фикеренчә, авыл туризмын үстерү өчен законнарны җайга салырга кирәк. “Без, мисал өчен, монда каралтылар салдык. Фермер йорты төзелгән, тренер һәм хезмәткәрләр йорты бар. Әмма безгә бирегә кунакханә төзергә рөхсәт ителми. Кеше монда килеп берәр атна торып, ял итеп китәр иде. Мин Россиядә атлар үрчетелә торган бөтен җирдә булдым. Мисал өчен, Мари Элда кунакханә салынган. Анда кешеләр килеп, атлар белән икешәр тәүлеккә чыгып китеп, йөреп кайталар. Ә бездә ул закон эшләнелмәгән”, - диде Марсель Хәйруллин.
Марсель Хәйруллин сүзләренчә, хуҗалык территориясендә салынган өч өй өчен аны җаваплылыкка тартканнар. Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирдә объектлар төзергә баштан район администрациясе рөхсәт биргән, аннан исә каршы төшкән.
Сүз уңаеннан, июнь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашу вакытында да бу хакта сөйләшү булган иде. Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән фермер авыл туризмы белән кызыксынуы турында әйтте, әмма бу юнәлешне үстерүдә билгеле бер кыенлыклар барлыгын белдерде. “Без туристларны кабул итәр идек, әмма аларны урнаштырырга урын кирәк. Әгәр аларны үз йортларыбызда урнаштырсак, нормативлар белән проблемалар булачак”, - диде эшмәкәр.
Рөстәм Миңнеханов моңа җавап итеп: “Авылларга кем килгәнен кем тикшереп тора? Авылга туганнарына 10 ар кеше кайта, барысын да идәнгә урын җәеп йоклаталар. Моны кем тикшереп тора? Авыл йортында төн кунудан берни булмый. Ник проблема эзлисез?" – диде һәм ведомстволарга мондый тикшерүләр белән мавыкмаска кушты.
Марсель Хәйруллин әйтүенчә, авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрнең проблемалары моның белән генә бетми.
“Мин атлар тота торган торакны 2012 елда салдым. Килешү нигезендә, трассадан минем хуҗалыкка кадәр булган 600 метр юлга асфальт салынырга тиеш иде, әмма ул һаман да юк. Республикада шундый авыллар бар: юллар салынган, фермасы төзелгән, әмма анда бер баш мал да юк, ферма эшләми. Бүген эшли торган кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк”, - ди Марсель Хәйруллин. Аның сүзләренчә, дәүләт тарафыннан аңа нинди дә булса ярдәм күрсәтелми, бар булганы - фермерга 500 мең сум күләмендә субсидия бирелгән. “Тик бу торакларны салу, атларны карап тоту өчен 5 млн сум да җитми”, - диде әңгәмәдәшебез.
“Һәр нәрсәдән зур табыш кына эзләргә димәгән”
Марсель Хәйруллин кечкенәдән атлар тәрбияләп үскән. 2003 елда исә бу эш белән ныклап шөгыльләнә башлаган, 2012 елда үзенең атлар үрчетә торган фермерлык хуҗалыгын булдырган. “Марсель”дә 60 баш ат исәпләнә. Алар арасында чиста токымлы атланып йөри торган атлар, инглиз һәм Америка юртаклары, совет йөк атлары бар.
Хуҗалыктагы атларның шактые чит илдән кайтартылган. Мисал өчен юртак бияләрне Америкадан алып кайтканнар. Күптән түгел генә Брянск өлкәсе Локоть бистәсеннән 3 бия кайтартылган. Йөк атларының берничәсен Түбән Новгородтан алып кайткан булганнар.
“Атларны мин бик яратам. Һәр нәрсәдән зур табыш кына эзләргә димәгән. Без совет йөк атларын сатабыз, юртаклар исә ипподромда сынау уза”, - ди Марсель Хәйруллин.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев