Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды. Жиңүчеләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова бүләкләде.
"Сез язучылар татар халкының бай тарихын, мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга һәм үстерүгә, халкыбызны рухи баетуга, берләштерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Шушы юнәлештә алып барылган матур иҗатыгызга бүген нәтиҗәлр ясап, планнар корасыз", - диде Гөлнирә Абдрахманова. Ул берничә ел рәттән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергә уздырыла торган әдәби конкурсның матур традициягә әверелүен ассызыклады. Проза әсәрләре конкурсының "Повесть" номинациясендә беренче урынны "Ак читек" әсәре өчен Айгөл Әхмәтгалиева алды, икенче урында - "Кышның бер төне" әсәре өчен Вакыйф Нуриев бүләкләнде, өченче урында - "Алтын кашыклы яңгыр" әсәре өчен Ркаил Зәйдулла. "Хикәя" номинациясендә беренче урында - "Дәвам" әсәре белән Рөстәм Галиуллин, икенче урында "Чоңгыл" әсәре өчен Әмирҗан Моталлапов, өченче урында - "Кәсеп кадере" хикәясе белән Фәнзәлия Бәдертдинова. "Әдәби очерк" номинациясендә - Рабит Батулла, "Безнең заман каһарманы"; Гөлдәлифә Әхмәтгалиева, "Туган җирдә канатлылар"; Альберт Хәсәнов, "Бал корты". Гөлнирә Абдрахманова "Татар-информ" хәбәрчесенә конкурсның алга таба да дәвам итәчәгенн әйтте. Конкурсның приз фонды - 1 000 000 сум.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев