Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Авыл мәктәбендә укытасым килә!" - Аделина Фәх­рул­лина

Быел да республикада татар әдәбиятыннан нибары бер генә укучы имтихан тап­шыр­ды. Ул – Чаллының 24нче мәктәбендә белем алган Аделина Фәх­рул­лина. Былтыр Мөслим кызы Флүзә Гыйздуллина, ә алдагы елда Чаллы укучысы Раушан Заманов үзен сынап караган иде. Әлеге укучыларга әдәбиятка мәхәббәт каян килгән икән? Табиб түгел, укытучы булачакмын!   Татар әдәбиятыннан имтихан бирү мәҗбүри түгел. Шуңа күрә аны теләге булганнар гына сайлый. Әлеге имтихан киләчәген татар теле һәм әдәбияты белгечлеге белән бәйләргә теләү­челәр өчен дә кирәкми хәтта. Вузга кергәндә, нәти­җәләрне сорамыйлар. Шунысы сөенде­рә: республикада 9нчы сыйныфлар арасында татар те­леннән имтихан тапшыручылар саны арт­кан. Быел имтиханда 1680 бала катнашкан. Фән­нәрне татар телендә тапшыручылар саны 400гә җит­кән. Узган ел андыйлар 20 иде. Китап яратучылар сы­нау­га әзерләнүне күңелле бер шөгыльгә саный. Югый­сә аларның да башкалар кебек БДИга әзерләнәселәре бар. "Бу – күңел эше", – ди алар. Аделина да үзе сайлаган юнәлешкә укырга керү өчен татар әдәбиятыннан имтихан бирү таләп ител­мәгәнен соң гына белә. Лә­кин ул фи­кереннән кире кайтмый. "Апа, мин аны барыбер бирәчәкмен!"– ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Әл­фия Гайзатуллинага. Әлеге имтиханны сайларга аны Әлфия апасы үгетләгән була. Кечкенәдән йә табиб, йә укытучы булам дип хыялланган ул. Тик югары сыйныфларда ”ак ха­латлы”лар тормышы аны күб­рәк кызыксындыра башлый. Әлеге хыял кызны 24нче мәктәпнең 10нчы сыйныфына китерә. Биредә уку­ларын биология-химия юнә­лешендә дәвам иттерү­че­ләрне туплыйлар. Тик укый башлагач, химия фә­ненең авыр бирелүен аң­лый. ”Мин укытучы булып 34 ел эшлим инде. Шуңа күрә һәр уку­чының холкын, аңа нин­ди һөнәр туры килүен кү­зенә карап әйтә алам. Ә Аделинадан бик яхшы укытучы чыгачак. Әдә­биятны ярата. Шуңа күрә аңа туган тел укытучысы булырга тәкъдим иттем. Бер­гә­ләшеп уку йорты эзләдек. Мәк­тәпкә укытучы булырга теләгән яшьләр генә барырга тиеш. Ул очракта алар арасында базарда сатучылар да, төзелештә эш­ләүчеләр дә булмаячак”, – ди Әлфия Мәсхүт кызы. Әлеге уку йорты рус мәктәбе булып саналса да, анда татар төркемнәре дә бар. Әйтик, быел 11 нче сый­ныфны 45 укучы тәмам­ласа, шуларның 18е татар телендә иркенләп аралаша. Аделина да шул төркемдә белем алган.

Авыл мәктәбендә укытасым килә!

Аделинаның китап укыр­га һәвәслеген укытучысы бик тиз тоемлап ала. Андыйлар фи­керләү сә­ләте, тел байлыгы белән аерылып тора. ”Сыйныфтагы медалист кызларым Алсу, Айгөл дә китап укырга ярата иде. Аларны сагыныр­мын әле мин”, – ди Әл­фия ханым. Өй эшенә бирелгән өзек­ләрне укып кына әллә ни фикерләргә өйрәтеп булмыйдыр. Югары сыйныфларда татар теле атнага – 1, әдәбият 2 дәрес керә. Аде­линаның сәләтен күреп, укытучысы аны бәйгеләргә йөртә башлый. Дәресләрен кызыклы итү өчен видеоязмалар күрсәтергә тырыша. Чөнки кемдер карап, кемдер укып истә калдыра. – Күпме китап укыганымны хәтерләмим. Әмма телем көрмәкләнмәсен өчен, көн саен укырга тырышам. Ким дигәндә – 40, күп дигәндә 100 бит. Гадрахман Әпсәләмов­ның ”Ак чәчәк­ләр” әсәрен бик яратам. Туфан Миң­нуллин иҗаты да күңелемә якын. Татар теле һәм әдә­бияты фәннәрен бик җиңел укыдым, – ди Аделина.Рус мәктәбендә укыса да, гаиләдә татарча аралашкач, кыз туган телен яхшы белә. ”Татарча аралашырга мохит аз шул хәзер. Шуңа күрә авылга кайтып укытырга теләгем бар. Җәй көне Актаныш районындагы авылга әбиемә кунакка кайтам. Аңа бакча эшлә­рен­дә булышам, җиләк җыям”, – ди ул.

Имтиханнардан курыкмадым 

Берүзең генә имтихан тапшыру ничек икән ул?   – Татарстанда әдә­би­ят­ны үзем генә биргәч, сәер булды шул. Ике оештыручы бирем­нәрне эшләгәнне карап утырды. 9 нчы сыйныфта укучы тагын бер кыз бар иде. Ул да әдәбиятны сайлаган. Дүрт сәгатьтә эшемне башкарып чыктым. Сораулар авыр булмады, ләкин әсәрләрне укы­масаң, җавап биреп булмый иде, – ди Аделина. Татар әдәбияты имтиханына моннан биш ел элек төзелгән сораулар буенча әзерләнгәннәр. 2017 елгы әзерлек материаллары республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына уку елы ахырында гына элен­гән. Шуңа күрә төрле ва­риант­ларның булмавы укытучыларга да, укучыларга да кыенлыклар тудырган.   Бу уңай­дан Татарстан мә­гариф һәм фән министры Энгель Фәт­тахов: ”Контроль үлчәм материаллары сорауларын чиста татар телендә берничә вариантта тулы дәрәҗәдә әзерләп бетереп булмады. Соңгы елларда бу әйбердән читләш­кән идек. Кире әйләнеп кайту җиңел бирелми”, – диде.Аделина БДИдан бө­тен­ләй курыкмаган. Ләкин аның укучыларга психологик яктан зыяны бар дип саный. Күп кенә яшьтәшләре дулкынланган, борчылган икән. Шу­ңа күрә гади сынаулар яклы. ”Мәктәп системасында бер­нәрсәнең дә үзгәрүен телә­мим. Укыту шартларыннан канәгать”, – ди ул. Аделина имтиханнарын яхшы тап­шыр­ган. Документларын Чал­лы дәү­ләт педагогика уни­вер­ситетының татар һәм инглиз телләре юнәлешлә­ренә бир­гән. Ул, яхшы укытучы булып, туган телне үсте­рүгә өлеш кертермен дип өметләнә.   Алдагы елларда сынау тоткан укучыларның да – фән­гә үз мәхәббәте. Без аларның фикерләрен тагын бер кат җит­керергә булдык.   Флүзә Гыйздуллина, Мөс­лим урта мәктә­бендә белем алган:    5 – 20 хуҗалыклы Сикия авылында бернинди кызык та юк. Анда кайтуга ямансулый башлыйм. Менә шул чакта китап укып юанам. Бу эшкә көн саен 4 сәгать вакытымны бүләм. Көн буе да укый алам. Кызык өчен генә бер утырып санамакчы идем, укыган әсәрләрнең очына чыга алмадым. Интернеттан китап уку дигән нәрсәне аңламыйм. Китапның бөтен тәме – кулга тотып укуда. Миңа китап җене кагылган бугай.   Раушан Заманов, Чаллы шәһәренең 79 лицей-интернатында белем алган, Сарман районының Азалак авылы егете:   2   – Көн саен бер китап укыйм дисәм, дөрес үк түгел, әмма атнага өчне укый дип язсагыз, һич ялган булмас. Китапны көнбагыш урынына чиртәм. Әдәби әсәрләрнең татарчасын гына түгел, рус, чит ил классикасын да укыйм. Мин өч ел буе татар әдәбиятыннан олимпиадаларда катнаштым. Бер елны да урын ала алмадым. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханә Сөләйманова, күңелең төшмәсен дип, әлеге фәннән БРИ тапшырып карарга тәкъдим итте.  
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев