Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Утырышта мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батыр, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев һәм башка бүлек җитәкчеләре катнашты. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә кагылышлы сораулар бирделәр, аларның авылларда алып барган дини эшчәнлекләре белән таныштылар, киләчәккә ниятләрен белештеләр.

Мәгълүм булганча, әлеге грант 2013 елда авылларда хезмәт куючы яшь имамнарга ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан мөфтие карары белән гамәлгә керде. Бүгенге көндә грант күләме 180 мең тәшкил итә һәм ул елга бер бирелә. Үткән елны әлеге грантка 90га якын белгеч ия булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев