Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыл хуҗалыгында киң кулланыла торган ашламаларның бәясе арзанайган

Узган ел белән чагыштырганда, Россиядә быел авыл хезмәтчәннәре минераль ашламаларны 14 процентка күбрәк алган. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 10 октябренә кадәр булган аралыкта 2,5 млн тоннадан артык минераль ашламалар сатып алынган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 300,8 мең тоннага артыграк.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сүзләренчә, республика басуларына узган ел гектарына 40 кг минераль ашлама кертелгән. Быел бу күрсәткеч 45 кг булган.

“2017 елга без гектарына 65 кг ашлама кертү планы куябыз. Бүгенге көнгә минераль ашламалар сатучылар белән сөйләшүләр булды, республикага аларны кайтарырлык компанияләр бар. 1 гыйнварга кадәр гектарына 40 кг минераль ашламалар туплый алган хуҗалыкларга бюджет ярдәме 25 процентка артыграк биреләчәк. Бу хуҗалыклар өчен стимул да булып тора”, - диде урынбасар.

Илдус Габдрахманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, быел Зәй районындагы хуҗалыклар гектарына 110 кг ашлама керкән. Шуңа да күп авыл хуҗалыгы оешмаларының минераль ашламалар алырга матди мөмкинлеге бар.

Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, иң күп файдаланыла торган минераль ашламаларның бәяләре, башка барлык чыгымнарны да исәпкә алып (НДС, транспорт һ.б.) санаганда, түбәндәгечә: аммиак селитрасының тоннасы 13,8 мең сум, карбамидның тоннасы 18,9 мең сум. Аларның бәяләре 2 процентка кимегән. Калий хлоридының бәясе исә, киресенчә, 4 процентка арткан. Хәзер аның тоннасы 15,4 мең сум тора. Азофоскның тоннасы 22,1 мең сум, аммофосныкы 29,8 мең сум тирәсе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев