Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да кирәк" - Фәнир Галимов

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен калаларда гына түгел, авыл җирлекләрендә дә ясарга кирәк. Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов шундый фикердә. Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында ясаган чыгышында ул авыл хуҗалыгы продукцияләренең шәһәр халкы өчен генә түгел, авылларда яшәүчеләр өчен дә кирәклеген билгеләп үтте. "Мин үземнең туган авылымда шундый ярминкә оештырдым, тәҗрибә буларак. Һәр авылда шәхси ярдәмчел хуҗалыклар бар, алар продукция җитештерә, әмма әйберләрен сата алмый. Безнең авылда 200 ләп кеше яши, шуларның 12 се 10 ар баш сыер асрый. Әмма авылда сыер асрамаучылар да бар бит. Ярминкәгә шул 12 ярдәмчел хуҗалык үз продукциясен алып чыкты һәм аларның бер нәрсәсен дә калдырмыйча сатып алып бетерделәр. Тагын ун көннән ярминкәне кабат оештырырга уйлыйбыз, авыл халкы да моңа мохтаҗ", - диде Ф.Галимов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев