Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә алдагы елларда хезмәт хакы ике мәртәбә арттырылачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында Татарстан районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Марат Әхмәтов Татарстан агросәнәгать комплексының 2016 елгы башлангыч йомгакларын игълан иткән. "Быел барлык төр хуҗалыкларда көтелә торган тулаем продукция күләме 235 миллиард сум тәшкил итә, чагыштырма үсеш – 5,2 процент", – дип искәрткән министр. Киләсе елга республика аграрийлары алдында 2016 елга карата шундый ук үсеш булдыру бурычы куела. Очрашу барышында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә федераль дәүләт ярдәме алу буенча яңа алымнар турында фикер алышу булган. Тармак хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү һәм аларны кызыксындыру чаралары мәсьәләләре аерым каралган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәренең уртача еллык хезмәт хакы хәзерге вакытта 18,5 мең сумны тәшкил итә. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, алдагы елларда хезмәт хакын ике мәртәбә арттыру бурычы тора. Авыл хуҗалыгы министрына районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары юллаган сорауларның күбесе теплица хуҗалыкларын үстерүгә, техника сатып алуга кагылышлы булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев