"Авыл халкы лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш" - Марат Әхмәтов

Авылларда аграрийлар һәм терлекчеләр тарафыннан лаеклы хезмәт хакы ала алмау сәбәпләре турында Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узды. Анда республика министрлыклары һәм ведомство, иҗтимагый оешма һәм эре бизнес җитәкчеләре катнашты. Видеоконференция режимында Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре дә кушылды. "500 авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 92 проценты 2016 елны табыш белән төгәлли. Әмма бу предприятиеләрнең яртысы гына дәүләт ярдәменнән башка рентабельле булган”, - диде министр. Продукциянең үз бәясе инфляция һәм җитәкчеләрнең финанслар белән белдексез идарә итү хисабына арткан. Табышның кимүе авыл хуҗалыгы тармагында 2,1 млрд сум тәшкил иткән. Продукция бәясе артуы бары тик 1 млрд сумны каплаган. Бу авыл хуҗалыклары һәм анда эшләүчеләрнең хезмәт хакы үсешенә китә алыр иде, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. 18 мең 400 сум – бу республиканың авыл хуҗалыкларындагы уртача хезмәт хакы. Бу төбәктәге икътисад буенча уртача саннардан 60 проценттан бераз артыграк. “Әгәр дә авыл хуҗалыклары хезмәткәрләренең хезмәт хакларын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыкларында хезмәт хакын арту темпларын безгә эш бирүчеләр, инвесторлар, хуҗалыклар, җирле хакимият белән берлектә тизләтергә кирәк”, - дип Татарстан авыл хуҗалыгы министры район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Табыш дәрәҗәсе түбән булганга, күп кенә хуҗалыклыкларда хезмәт хакын арттыруга акча алыр урын юк, дип таныды министр. Ул иң беренче чиратта хуҗалыклар җитәкчеләренә акланмаган чыгымнарны азайту һәм җитештерүчәнлекне арттыру турында уйларга кирәк диде. М.Әхмәтов фикеренчә, сөтнең үзкыйммәтендә терлек азыгы бәясе 70-75 процент, ә ферма хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 5 проценттан кимрәк булуга юл куярга ярамый. Түбән хезмәт хакы эш нәтиҗәлелегенең кимеүенә китерә, диде министр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: