Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Автомат һәм мәдәният...

Узган атнаның үзенчәлекле вакыйгаларының берсе – Корал коючылар көне (День оружейника) уңаен­нан Мәскәүдә конструктор Михаил Калашниковка һәйкәл ачылу һәм Россия мәдәният минист­рының шул тантанада: “Калашников автоматы – Россия­нең чын мәдәни бренды”, – дип бел­дерүе булды кебек. Россиянең мәдәни брендлары, ягъни илне, биредә яшәүче халыкны, аның яшәешен, холык-фигылен ачып бирә, аңларга булыша, дөньяга чыгара торган билге, күренеш, җисем, җан ияләре арасында балалайка, чебурашка, рус аюы, рус кышы, ХIХ гасыр рус классиклары, дөрес­рәге, аларның үлемсез романнары, без Галәмгә очырган беренче ясалма иярчен – спутник, башкалар бар. Әлеге исем­леккә биредәге тормыш-көнкүрешнең ае­рыл­гысыз юлдашы – аракының да ке­рүе мәгъ­лүм. Тик менә үтерү, җан кыю коралын мәдәни брендлар арасына кертү... Әмма артык гаҗәпләнәсе юк, 1956 елда венгр патриотларын канга батырып, беренче сынау узган, аннан соңгы канлы конфликтларның берсеннән дә читтә калмыйча, йөзләрчә мең кешене җәһәннәмгә озатырга өлгергән АК-47 автоматын күп­ләр Россия символлары арасында күрә, аның нәкъ менә Россиядә яралуы белән горурлана да. Министр Мединский әйт­кән бәяләмә дә, иске авыздан яңа сүз, һәйкәл янында нидер сөйләргә кирәк булганга гына яңгыраган чираттагы “Ата казыгыз күкәй саламы?” булудан бигрәк, чын россиячә аң, уй сөреше, менталитет чагылышы булса кирәк. Андый сүзләр һәм ул һәйкәл – фәкать көчленең генә хак­лы булуын тану, хуплау белән бергә, без­нең реликтив кимчелекләр җыел­масын мөлдерәмә итүче зәвыксызлыкка, билгеле бер дәрәҗәдәге мәдәниятсез­леккә дә өстәмә дәлил кебек. Европа башкалаларында хәрби конструкторга һәйкәл куелуны күз алдына китереп була әле. Тик аларда сынның кулына андый корал тоттырылыр, мәдәният өчен җаваплы затларның ул тирәдә эзе булыр иде микән? Бик шикле. Сугыш коралын мәдәният җәүһәрләре, брендлар арасына кертүне инде әйткән дә юк. Корал – мәдәни билге икән, илдәге мә­дәният үзе нинди була ала соң? Югары түрә­ләрнең андый чыгышларын тыңла­гач, Россиядә мәдәният милитаристик кәеф­ләргә, кораллану, коралга табынуга хезмәт итмиме, дигән шик, сорау туа. Һәм аңа “юк” дип, кистереп җавап бирү кыен. Калашников һәйкәлгә лаек түгел дип беркем дә әйтми. Лаек, әмма мәркәз калада түгел, ә мәсәлән, үзе яшәгән Ижауда. Сугыш коралы урынына кулына сызымнар тотып, шул каланың күркәм бер урынында баскан сынга кем каршы була ала? Түрәләргә, мантыйкка сыймаганны сөй­ләп йөргәнче, һәйкәлләрнең затлы, кабатланмаслыгын һәм бигрәк тә дөрес урынга куелуын кайгырту мөһимрәк булмас идеме? Мәскәүдәге бронза Калашников Лениногорскидагы локаль конфликтларда һәлак булганнарга куелган, кулына шундый ук автомат тоткан солдаттан аерылмый. Конструктор солдаттан аерылырга тиеш булса да... Россия корал коя. Сыйфатлыны һәм күп итеп. Калашников автоматыннан баш­­лап, водород бомбасына чаклы йөз­ләгән төр кораллар белән арсеналларыбыз күптән инде шыплап тулган. Чын сәнгать әсәре булган һәйкәлләр коярга, аларны тиешле урыннарга куярга кайчан өйрәнербез, әйтү авыр. Сокланырлык сыннар урынына бездә провинциаль шәһәрләрнең бакча-паркла­ры­нда, мәйданнарында да пьедесталга танк, самолет, туп менгерәләр. Мода, зәвык. Хәрби гарнизонга яраган гадәтнең тыныч шәһәрләрне килбәтсез, шыксыз иткәнен аңларга һаман да шул үзен­чәлекле холык-фигыль комачаулыймы, әллә инде ул җирле түрәләрнең шыр наданлыгымы – тиз генә аңламассың да. Һәйкәл ул сынлы сәнгать кенә түгел. Ул югары мәдәният  тә  әле. Ул – мәңгелеккә дәгъва, ул – хәтер, бәндәне сокландырырга, кирәк булса тетрәндерергә тиешле тәрбия чарасы да. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Ләкин бездә мәдәният белән сугышны, мәдәният белән коралны, кораллануны бер җепкә тезеп, бутап, алардан гарип симбиоз ясап, һаман саен аңны, холык-фигыльне дә гарипләтә киләләр. Милитаризмны аклаган һәйкәлләрнең мәдәнияткә катнашы юк һәм була да алмый. Яулап алуларга, куллары терсәктән канда булган Явыз Иван, юлбасар Ермак кебекләргә куелган сыннарның да шулай ук. Алар – бары безне итәктән тотып алып, үткәндә калдыра, ипле тормыштан аралый карачкылар гына. Без ни дәрәҗәдә мәдәниятле? Мәдә­ният­лелек ул укымышлылык яисә сүгенә белмәү генә түгел. Ул – хөр фикерлелек, иҗтимагый активлык, илең, милләтең өчен җаваплы була белү, шул исәптән беркемне дә кимсетмәгән мәгънәле һәйкәлләр коя, аларны тиешле, аек мантыйк таләп иткән урыннарга куя, урнаштыра белү дә. Болары өлкән абзыебызга гына түгел, без – татарларга да кагыла дип беләм.  
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев