Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырлар циклы әзерләргә хыяллана

Татарча яңа альбом чыгару теләге турында ул үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә. “Альбомны Michiel Kranides белән яздырасы килә. Без аның белән “Кайда соң син?” дигән бер җыр яздырган идек инде, - дип яза Зуля Камалова. – Ярдәм һәм киңәш сорыйм - краудфандинг белән шөгыльләнгән кешеләр бармы сезнең арагызда, йә спонсорлар?” Мәгълүмат өчен. Краудфандинг ысулы белән татар музыкаль альбомы өчен акча җыю тәҗрибәсе Juna музыкаль төркеменең бар. Музыкаль коллектив үзенең дебют альбомын чыгарырга җыена. Алар берничә ай эчендә соралган акчаның өчтән берен җыя алганнар.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев