Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Австралиядә яшәүче Сафия Вәлиева татар мөһаҗирлеге турында китап тәкъдим итә

Иртәгә, ягъни 24 июнь сәгать 12дә Татарстан Республикасы Милли музееның Әдәби салонында “Әниемнең догалы дәвере”дип исемләнгән утырыш була. Ул Австралиядә яшәүче София Вәлиеффнең (Сафия Вәлиеваның әдәби псевдонимы) “Әнием” китабын тәкъдим итүгә багышланган. Бу хакта музейның тарих һәм мәдәният бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Флера Каюмова хәбәр итте. Китап авторы Сафия Вәлиевага, дүртенче буын чит илдә яшәгәнлектән, мәктәптә татарча белем алу насыйп булмый. “Ул туган телне әти-әнисеннән мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп, Кытайда миллиардтан артык кеше арасында эреп югалмыйча, мең төрле сынаулар аша үтеп тә динен, телен саклап калган, Австралия ярларына бәргән океан дулкыннары да юып төшерә алмаган татарлар турында яза. Сафия ханымның әнисе Фатыйма ханым үз гомерендә 4 тапкыр хаҗда булган, туган телгә, дингә олы хөрмәт саклап, аны балаларына да тапшыра алган, оныкларына да милләткә хезмәт итәрлек тәрбия биргән”, - диде Флера Каюмова. Өлкән фәнни хезмәткәр әйтүенчә, “Әнием” китабына тулы бер гаилә, тулы бер нәселнең иң истәлекле, иң тетрәндергеч, күңелләргә уелып калган вакыйгалар сыйган; әлеге хезмәттә тәкъдир кушуы буенча гомерләрен Ватаннарыннан читтә үткәрергә мәҗбүр булган барлык татар мөһаҗирләренең уртак тарихы чагылыш тапкан. Әдәби салон утырышында китап авторы Сафия Вәлиева үзе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанның халык артистлары – Зөһрә Сәхабиева, Фән Вәлиәхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Габдулла Тукай нәсел дәвамчылары саналган Наилә Шаповалова-Хөсәенова, Риман Гыйлемханов һ.б.лар катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев