Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Августта безне нинди һава торышы көтә?

Казанда августта һава торышы гадәттәгедән тайпылышсыз булачак. Айлык уртача температура 18 градус чамасы булачак. Бу фараз белән КФУ Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемасы институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев уртаклашты. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә. Явым-төшем дә норма кысаларында – 6 мм булачак. Җәйнең соңгы аеның беренче декадасында температура күрсәткечләре нормадан түбән булачак. Бу вакытта салкын фронт йогынтысы аркасында  һава температурасы 20 градус булачак. Переведенцев сүзләренчә, августта һава торышында бернинди дә көтелмәгән хәлләр күзәтелми.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев