Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Атнага өч-дүрт татар китабы чыгарабыз" - Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин

Татар китабының бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы. Казан федераль университеты студентлары Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белән әнә шул хакта әңгәмә кордылар.
Татарстан китап нәшриятының бер гасырга якын тарихы бар. Аңа 97 яшь! 100дән артык югары квалификацияле белгечләр, ел саен 200 төрле китап...
– Тиражлар саны кими, халык гаджетларга алданып, гомумән, укымый диләр. Әмма, миңа калса, китапларга бу кагылмый. Үзем шушы өлкәдә кайнагач, татар китабы мәңге яшәячәк, аның киләчәге бар дип әйтә алам. Атнага өч-дүрт татар китабы чыгару, минемчә, аз түгел, – диде Илдар Сәгъдәтшин.
Соңгы араларда Татарстан китап нәшрияты да социаль челтәрләрдә активлашты. Аның рәсми сайты да - tatkniga.ru күзгә күренеп камилләшә. Җитәкче әйтеп үткәнчә, моның өстендә алар актив эшләгәннәр һәм эшлиләр дә. Йөзгә якын чит ил ресурслары тикшергәннәр, өйрәнгәннәр. Хәтта моңарчы татар китаплары, җәүһәрләре булмаган популяр ЛитРеста сайтында да Татарстан китап нәшрияты китапларының электрон вариантларын табарга була. Татар китапларын шул рәвешчә пропагандалау алар чыгарган китап­ларны сатып алучылар географиясен тагын да киңәйткән. Әйтик, 2014 елда 16 регион булса, бу елга сатып алучылар саны 41 регионга кадәр үскән.
– Без китапларның төрләрендә чикләнмибез: матур әдәбият, фәнни-методик белешмәләр, дәреслекләр һ.б. Китапларның 60 процентын татар телендә, калганнарын башка, чит телләрдә чыгарабыз. Мәсәлән, «Книги России» фестивалендә президентыбыз Владимир Путинга биргән «Шүрәле» 15 телдә язылган иде, – диде Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.
Илдар Сәгъдәтшин шулай ук киләчәккә булган планнар белән дә уртаклашты. Хәзерге вакытта татар китапларын сату нокталары нибары өч кенә, дүртенчесен ачу планда икән. Китап кибетләренә йөрүчеләр саны бик күп түгел. Чираттагысы, бәлки, әдәби ашханә, чәй эчеп, ял итеп китап уку урыны форматында булыр диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев