Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Атлап баручы" автобусны күргәнегез бармы?

Менделеевск районында 7 нче мәктәп укучылары өчен мәктәпкә барганда куркынычсызлык кагыйдәләренең гамәли алымнарын өйрәнүгә юнәлдерелгән "Атлап баручы автобус" акциясе үткәрелде. Аны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, Татарстанның Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дирекциясе филиалы белән берлектә уздырды, дип хәбәр итә mendeleevskyi.ru сайты.

2-3 нче сыйныфлар җитәкчеләре, инспектор Салават Хөсәенов, Юл хәрәкәте иминлеге дирекциясе филиалы башлыгы Флюра Гыймаева озатуында "җәяүле автобус пассажирлары"ның берничә билгеләнештәге пунктында булдылар. Колонна тротуар буйлап атлады, алар берничә мәртәбә транспорт юлы аша җәяүлеләр өчен каралган юлдан чыктылар, шәһәр юлларында куркынычсыз йөрү алымнарына өйрәнделәр. Барганда инспектор балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре турында сөйләде.

“Без ата-аналарга, киң җәмәгатьчелеккә юлларда балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга киңәш итәбез. Чөнки елдан-ел юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүче кызлар һәм малайларның саны арта бара. Бу акция балаларда юл шартларында ориентлашырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытырга ярдәм итә”, – ди Флюра Гыймаева.

Акция барышында балаларга браслет һәм смайликлар рәвешендәге яктылыкны кире кайтара торган элементлар өләшенде.

"Атлаучы автобус" акциясе – шәһәр буйлап оештырылган балалар экскурсиясе, балада җаваплылык, тәртиплелек һәм юлларда хәвефсез йөрүне тәрбияли. “Балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату өчен бу менә дигән мөмкинлек. Ата-аналарга балалары белән бергә куркынычсыз "өй – мәктәп – өй" маршруты төзергә киңәш итәбез. Аны сызып карарга, шушы гамәлдә эшләсен өчен бала белән ул схемалар буенча йөрергә кирәк, ди ЮХИДИ инспекторы Салават Хөсәенов, реаль шартларда четерекле хәлләр һәм куркыныч мизгелләр булуын аңлатып.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев