Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Асылыбызга кайтып барыш

Әле без үскән елларда да татарларның һәр йорт эче чигелгән кашагалар, мендәр тышлары,  кулдан бизәкләп бәйләнгән чигелгән яки бизәкләп тукылган сөлге-тастымаллар, сугылган паласлар белән бизәлә-җиһазлана, ә әбиләр чигелгән алъяпкычлар кия, яулыклар ябына иде. Узган гасырның 70-80 нче елларында чигүле әй­берләрне фабрикада тукылган һәм һәммәсе инкубатор чебиләредәй бер­төр­ле пәр­дә, мендәр тышлары, урын-җир кирәк-яраклары алыштыра башлады. Ә теге күз нурларын, йөрәк җылы­сын кушып чигелгән-тукыл­ган сөл­ге-пәрдәләр әбиләр сандыгына күчте, күп кенә өй­ләрдән бөтенләй юкка ук чыкты.   Нәкъ менә шулар бе­лән йортларыбыздан – иман-әхлак, тормышыбыздан мил­ли рух югала, халкы­бызның күркәм йолалары, гореф-гадәтләре дә онытыла башлады һәм без, совет халкына әверелеп, маң­кортлаша баш­­ладык. Хәтта мәктәп­ләргә дә тәмәке һәм сыра, наркомания үтеп керде. Шөкер, 90 нчы еллардан башлап милләтебезнең геннарында сакланган хәтере уяна, акрынлап булса да үзебезгә генә хас йола, го­реф-гадәтләребез тормышыбызга яңадан кайта башлады. Ничек кенә тәнкыйть­ләсәк тә, бу эштә Бөтен­дөнья татар конгрессы, аның канаты астында эш­ләүче иҗтимагый оешмалар, аеруча “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының да роле шактый зур. Халкыбызның асыл сыйфатларын җуеп ук бетер­мә­гән Актанышта туып үскән, халкыбызның тарихыннан алынган һәм берсеннән-бер­се мавыктыргыч идея­ләр ташып торган Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәк­че­ле­гендәге бу оешма соң­гы елларда аеруча активлашты. Алар ай саен диярлек кайсы да булса төбәктә яки республика районнарында күркәм йолаларыбызны искә тө­ше­реп, аларны яңадан тормышыбызга кайтару максатыннан күч­мә уты­рышлар, семинарлар, мастер-класс­лар оеш­­тыра.   Узган атнада шундый очра­шуларның чираттагысы Сарман районында узды. Әлеге очрашуда респуб­ликаның 27 районыннан, Рос­­сиянең 7 төбәгеннән урын­нардагы “Ак калфак” оеш­маларын җитәкләүче йөз­дән артык милләте­без­нең асыл затлары катнашты һәм биредәге матурлык-пөхтәлеккә, бары тик татарча гына сөйләшүче халкына, аларның моңлы, тәр­бияле, саф күңелле булуына, ачык йөзлелегенә сок­ланды, гыйб­рәтләнде, мон­да күргәннәрен үз якларына кайткач кулланырга дип, хәтер дәфтәренә һәм фото-видеоларга теркәп барды. Сарман районы – саф татар төбәге диярлек. Хал­кы­ның 93 проценты – татарлар. Шуңа да биредә һәр тарафта татарча сөйлә­шә, җырлый­лар, йорт-кура­ла­рын татарча бизиләр, һәр йортта диярлек үзләре хуш исле ипи пешерә­ләр, замана көйсезлекләренә зар­лан­мыйча-уфтанмыйча яши бе­ләләр. Урамнары да, йорт-ихата, капка төпләре дә  күңелләре кебек чиста, урамнар киң. Быел район үзәге Сарманда гына түгел, авылларда да киң масштаблы тө­зекләндерү эшләре башлап җибәргәннәр. Урам­нарга яңа асфальт җәелә, тро­туарлар ясала, агач-куак­лар утыртыла. Сарманлылар “Сөлге туе”на берничә ай әзер­лән­гәннәр. Иң беренче эш итеп “туй”га дип атап һәр авылда кич утырып 1000нән артык сөлге чиккәннәр. Моның өчен әбиләрнең сандыкларында әле дә кадерләп сак­ланган сөлгеләрен дә барлаганнар, яңадан-яңа би­зәкләр дә уйлап тапканнар, хал­кыбызның онытылып барган олы мәгънәле, бай эчтәлекле гореф-гадәтлә­рен исләренә төшергәннәр. Иң мөһиме, бу эштән мәк­тәп балалары да, кызлар-ки­леннәр, апа-әби­ләр дә читтә калмаган. Алай гына да түгел, районда кайбер балалар оешмаларында да кыз балаларны сөлге чи­гәр­гә өйрәтә­ләр икән. Мәсә­лән, без булган “Лилия” дип аталучы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар кечке­нә­дән үк чигү осталыгына өй­рәтелә башлый. 4-5 яшьләр­дә алар чигү үрнәк­ләрен кәгазьгә ябыштырып осталык күнекмәләрен алса, 6 яшьтә инде кулларына энә-җеп алып, сөлге, тастымал чигәләр. Алар инде мәктәпкә кергәндә үк уку-язу күнек­мәләре генә түгел, тегәргә-чигәргә дә өйрәнәләр. “Бу шөгыль белем-тәрбия программасына кертелмә­гән­лек­тән, без әлеге дәрес­ләр­не түгәрәк рәвешендә оештырдык, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Резедә Вәлиева. – Шунысы кызык: балаларына ияреп әниләре, апалары да чигү чигә башлады”.   Кунаклар район үзә­ген­дәге “Шәфкать” тернәклән­дерү үзәгендә дә, “Татар Илеге” дип аталучы яр буе паркында да, Сарманның Җә­мигъ мәчетендә дә, Иске Кә­шер авыл җирлеге терри­ториясендә урнашкан “Кырык чишмә” дип йөрте­лүче чишмә буе аланында да, район мәдәният йортында да районда яшәүче барлык милләт вәкилләренең дә һө­нәрчелеге, милли ашлары, сәнгате һәм йолалары белән танышты, сөлге чигү буенча мастер-класслар алды. Без булган Җәмигъ мә­четендә балалар өчен ел әйләнәсе “Бәрәкәт” мәй­дан­чыгы эшли икән. Анда йөрү­че 20 баланың барысы да дини гаиләләрдә тәрбияләнә. 3-7 яшьләрдәге бу сабыйлар мәчеттә иртәнге 8дән көн­дезге 2ләргә кадәр булып, көннең икенче яртысында әниләре хозурында тәрбия­ләнә. Мәчеттә алар төрле догалар гына түгел, татар, рус, инглиз, гарәп телләрен дә өйрәнә. Җәйге һәм кышкы каникул вакытында мә­четтә кызлар өчен аерым, малайлар өчен аерым “Шифа” лагерьлары оештырыла. Ә район мәктәпләренең, шул исәптән район үзәгендәге мәктәпләрдә дә уку бары тик татар телендә генә алып барыла. Шул ук вакытта башка милләтләрнең дә буын­нар­дан-буыннарга сакланып килгән, яңа төсмерләр белән баетылган гореф-гадәтләре, милли үзенчәлекләре төрле түгәрәкләрдә, факультативларда өйрәнелә. Сарман районы миллә­тебезнең күренекле шәхес­ләре белән дә данлы бит әле ул. Легендар җырчыбыз Ил­һам Шакировыбыз гына да ни тора!   Районның Зәния Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак” кызлары кунакларны һәрдаим алар белән таныштырып йөрде. Бу авылда күренекле тарихчы, шагыйрь, язучы Дамир Га­ри­фул­лин (кызганыч, газетабызда шактый еллар ул төбәкнең үз хәбәрчесе булып эшләгән Дамир ага белән очрашып булмады), мо­нысында язучы-жур­на­лист Рафис Гыйззәтуллин (ул да безнеке!), җырчы Зөһ­рә Шәрифуллина (саный китсәң, бик күп алар) туган дип горурланып искә алдылар. Кырык эшен кырык җир­гә куеп, көн буе диярлек аккалфаклылар белән булган район хакимияте башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөс­нул­лин да пленар утырышта сүзен райондашларына рәх­мәт сүзләре белән башлап җибәрде. Аның чыгышы эч­тәлекле булуы белән га­җәп­ләндерде һәм сөен­дерде кунакларны. “Элегрәк татар­ларның бер генә бәй­рәме дә чиккән сөлгедән башка узмаган, – диде ул. – Яңа туган баланы да ап-ак чәчәкле сөл­гегә төргәннәр, никах туйларында да, Сабантуйда батырга да, ат чабышларында җи­ңү­чегә дә чиккән сөлге бүләк иткәннәр. Аккал­фак­лылар­ның онытылып баручы шушы йоланы көнкү­ре­шебезгә кайтару өчен җан атып йө­рүе – миллә­тебезнең үзаңын уятуда бер саллы өлеш ул. Без бу йолаларны һичшиксез көн­кү­решебезгә кертә­чәк­без”.   Күп кенә ханымнар чик­кән сөлгегә кагылышлы тагын бер ачыш ясадылар Сарманда. Элегрәк республи­ка­ның көньяк-көнчыгыш төбә­гендә, Самара, Ульян якларында кыз сорарга баргач, әгәр кыз һәм аның әти-әнисе риза булсалар, вәгъдә билгесе итеп кәләш үз куллары белән чиккән сөлге бүләк итеп җибәрә торган булган. Ул сөлгене егет ягы капкага чыгарып элгән һәм барча халык килен төшәсе йортны белеп торган, бәйрәм көткән. Нинди күркәм йола! Сарман авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Да­ния Зиннәтуллина район оеш­масының эшләре белән таныштырганда, аккалфак­лылар соңгы берничә елда тормышыбызга кайтарган кайбер йолаларны инде кул­лана башлауларын да билге­ләп үтте. Мәсәлән, район­да күп кенә хатын-кызлар бәй­рәмнәрдә инде калфактан, татар милли киеменнән йө­ри икән. Күп гаиләләр шәҗә­рә­ләрен барлый башлаган. Мәк­тәп, бакча балаларын, яшь­ләрне төр­ле түгә­рәк­ләрдә милли ашларыбызны пе­шерергә, калфак, кулъяу­лык, сөлге чигәргә өйрәтә­ләр. Мәсәлән, Сарман аграр көллиятендә, Сәнгать мәктә­бендә укучы кызлар­ның сөл­ге-тасты­мал­лар, мәр­җәннән картиналар чигеп, ит, яшел­чә турый торган такталарны бизәп, аларны инвалид балаларга, яр­дәмгә мох­таҗ гаи­лә­ләргә бүләк итү тра­ди­циягә әй­ләнеп бара. “Яшь­ләр безне тыңларга әзер, күп вакытта без ни теләгәне­безне үзебез аңлата белмибез, шул рә­вешле асылыбызны, үзе­без­не югалтабыз. Милли го­реф-гадәт­лә­ребез­не көнкү­реше­безгә кер­тү юнә­ле­шендәге эшчән­ле­ге­бездәге аңла­шыл­мау­чылык та шуннан килеп чыга”, – ди ул.   Кадрия Идрисова да аның сүзләрен җөпләп, тагын да баетып, тирәнәйтте: “Яшьләребез бик акыллы, максатчан безнең. Төбәк­ләрдә, үзебезнең республика районнарында булганда мин гел шуңа игътибар итәм, алар активлаша, без уздырган чараларда күбрәк катнаша башлады. Инде кайбер районнарда “Ак калфак” оешмасын җитәкләргә дә алындылар. Әле ике-өч ел элек кенә Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган Бөтендөнья татар яшьләре форумнарына, “Ак калфак” җыеннарына, “Татар кызы” бәйгеләренә килгәндә алар күбрәк русча сөйләшә, европача киенә иде. Инде алай түгел, тырышып-тырышып татарча сөйләшәләр, милли гореф-гадәтләребез белән кызыксынып, мастер-класс­лар үткә­рүебезне сорыйлар, матур итеп татарча киенә­ләр. Мөселманча гына түгел, нәкъ менә татарча! Димәк, уяна башладык. Ә аларны уяту, һәр башлангычны күтә­реп алу, илһам­лан­дыру нәкъ менә бездән һәм сездән – хатын-кыз оешма­ларының ни дәрәҗәдә актив эшлә­веннән, яшьләр белән уртак тел таба белүеннән тора”.  
Люция Фаршатова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев