Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Астанда бөек татар шагыйре Г.Тукайга багышланган "Тукай язы-2017" чаралар циклы башланган

Иң беренче булып Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты базасындагы Каюм Насыйри исемендәге мәдәни-мәгариф үзәге институтында диктант язу үткәрелгән. Катнашучылар – татар теле курсларын тыңлаучылар «Шүрәле»  танылган әкиятеннән өзек язган. Чараны башкаланың «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге оештыра. «Диктант җиңүчесен без йомгаклау чарасында атыйбыз. Шулай ук 15 апрельдә урта сыйныфлар арасында игълан ителгән "Без Шүрәлене ясыйбыз" балалар рәсемнәре бәйгесе җиңүчеләре дә әйтеләчәк. Апрель-май дәвамында шигъри Сабантуй, тематик китап күргәзмәсе, ачык дәресләр һәм "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Моннан тыш "Астана Тукайны укый" видеофлешмобы дәвам итәчәк», – дип сөйләде Астана шәһәренең «Дуслык» үзәге җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев