Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Астананы Татарстан белән төрле юнәлешләрдә ике яклы хезмәттәшлек үсеше кызыксындыра

Багланышлар мөмкинлеге турында бүген Астана акиме Әсет Исекешев белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикерләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Татарстан делегациясе республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казахстанда. Алар сәфәренең төп максаты – Россия һәм Казахстанның XIII төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнашу.

Татарстан Президенты белән очрашуда Казахстан башкаласы акиме билгеләп үткәнчә, Татарстан Астана өчен бүген төп эшлекле партнерларның берсе булып тора. “Сезнең республикагыз Россиянең новатор төбәкләренең берсе исәпләнә, нефть суыртуда һәм нефть химиясендә, машина төзелешендә, югары технологияләр өлкәсендә югары күрсәткечләргә ия. Без күп юнәлештә ике яклы хезмәттәшлектә кызыксынулы”, - дип басым ясап әйтте Исекешев.

“Багланышлар өчен безнең шактый юнәлешләребез бар. Дәүләтләребез башлыкларының дустанә мөнәсәбәтләре төбәкара хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Безнең шактый эре предприятиебез, шул исәптән "КАМАЗ", "Татнефть" һәм башкалар, Казахстан белән эшли”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Казахстан башкаласы хәзерге вакытта “Экспо-2017” бөтендөнья күргәзмәсенә актив әзерлек эшләре алып бара, анда дөньяның 100дән артык иленнән вәкилләр килергә тиеш, һәм Татарстанның халыкара дәрәҗәдәге эре чаралар уздыру тәҗрибәсе бик кыйммәтле, диде Астана акиме.

“Хәзерге вакытта шәһәрдә 10 меңнән артык татар яши, татар бергәлекләре белән даими элемтәдә торабыз. Шәһәрдә татар якшәмбе мәктәбе гамәлдә, мәдәни чаралар уздырыла”, - диде Казахстан башкаласы акиме Әсет Исекешев.

“Шәһәрегезгә без һәрчак бик теләп киләбез. Татарстан белән Казахстанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Илегездә гамәлгә ашырыла торган карарларны без үзебезнең республикада кулланабыз”, - дип, Рөстәм Миңнеханов Әсет әфәнде Исекешевка кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатына әзерлек, әлеге чарага Татарстанда күргәзмә комплексы төзелүе турында сөйләде. Үзенең Астанада «Экспо-2017» комплексын каравын әйтте. "Төзелеш эшләре күләме хәйран калдыра. Күргәзмә бик уңышлы узар һәм туристларны үзенә тарта торган урын булыр дип ышанам", - диде ул.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Әсет Исекешев “Куркынычсыз шәһәр” программасын тормышка ашыру һәм җәмәгать урыннарын-киңлекләрен үстерү буенча Татарстан һәм Астана арасында тәҗрибә алмашу турында килештеләр. Ә 2017 елда «Экспо-2017» бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан волонтерлары эшләячәге билгеле булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев