Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Астанада Татарстан Республикасы мәдәнияты көннәре узды

Казахстанның башкаласы Астанада 2017 елның 6-7 июль көннәрендә Татарстан Республикасы мәдәнияты көннәре булып узды. Әлеге зур бәйрәм чараларында Татрстанның Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләгән делегация катнашты. Татарстан кунаклары арасында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән hәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, профессор, фәннәр докторы Хатыйп Миңнегулов, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай  исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова бар иде. Безнең делегация чараларга бай программаның фәнни өлешендә: "Заманча дөнья мәдәнияте кыйммәтләре буларак матди булмаган мәдәни мирас", "ХХ1 гасыр казах - татар әдәбияты хезмәттәшлеген үстерү " дигән түгәрәк өстәлләрдә фикер алышты. Бу бәйрәм кысаларында Астана шәhәренең төп мәйданында Сабан туе булып узды. Бәйрәм "ASTANA BALLET" театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.
Татарстан Язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев