Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Астанада Муса Җәлилнең казах телендә дөнья күргән "Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр" китабы тәкъдим ителде

Бу хакта Казахстанның татар һәм башкорт Ассоциациясендә хәбәр ителә.

Презентация Россия фән һәм мәгариф үзәгендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 110 еллыгы һәм Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 25 еллыгы уңаеннан үткән. Басмага бөтен дөньяда билгеле булган “Моабит дәфтәре”ннән татар, рус һәм казах телләрендә 14 шигырь кергән. Казах теленә тәрҗемә эшләрен Казахстан журналистлар берлеге әгъзасы Мурат Абдрахманов (1938 - 2015) башкарган.

Әлеге җыентыкны тәкъдим итү Астанадагы «Дуслык» татар мәгариф-мәдәни үзәге тәкъдиме белән башкарылган «Шагыйрь һәм Герой истәлегенә» дип аталган проектны төгәлләү чарасы булган. Әлеге чаралар циклында мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә герой истәлегенә ачык дәресләр, Муса Җәлил урамында һәр елны үтүче традицион экологик якшәмбеләр, Саклану министрлыгындагы Хәрби-тарихи музей коллекциясен тулыландыру кебек эшләр башкарылган. Моннан тыш, Астанада беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге әдәби бәйге үткәрелгән. Проект авторлары - җәмәгать эшлеклеләре Җәннәт Низаметдинова һәм Ринат Дүсемов.

«Муса Җәлилнең 110 еллыгы Татарстанда гына түгел, бар җирдә дә үткәрелә. Аның кече ватаны – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында да үтте чаралар. Татар халкының үз шагыйрен шулай олылавы матур күренеш», – дип билгеләп үтте Казахстандагы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык җитәкчесее Виктор Нефедов китапны тәкъдим итү ачылышында.

«Быел без ике мөһим вакыйганы – Габдулла Тукайның 130 һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгыгын билгеләп үтәбез. Шушындый чаралар татар халкына әлеге шәхесләрнең никадәр кадерле икәнен күрсәтә. Без горурланып кына калмыйча, үрнәк алырга да тиешбез», – диде Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов.

Рөстәм Вәлиуллов «Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр» китабын эшләүдә куйган хезмәтләре өчен Ринат Дүсемовка “ Муса Җәлил тууына 110 ел тулу истәлегенә” медален һәм шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлиловадан Рәхмәт хаты тапшырды.

Тупланма чикле күләмдә генә чыгарылган. Беренче булып китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка Астанада Казахстан татарлары белән октябрь башында булган очрашуда тапшырылган. Бүгенге көндә проектны тәкъдим итүчеләр китапны тулы тиражда чыгару өчен акча эзләү белән мәшгуль.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев