Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Астанада Муса Җәлил ис. республика әдәби бәйгесе узды

Бәйге Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган  көнендә - 15 февральдә башлаганган иде. Бәйгедә катнашу өчен, Казахстан күләмендә исәпләгәндә, 2,5 ай дәвамында 300гә якын гариза кабул ителде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Оештыру комитеты тарафыннан бәйгенең кагыйдәләрендә язылган шартларга туры килгән 250 эш сайлап алына. Катнашучылар - Казахстанның урта мәктәп, урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучылар. Алар яшь буенча 8 яшьтән 29 яшькә кадәргеләр арасында өч категориягә бүленгән. Иң актив катнашучылар урта төркемдәгеләр, ягъни - 13-18 яшьлекләр. "Өлкәнең мәгариф идарәсе зур ярдәм күрсәтте. Алар бәйгегә катнашучыларны җәлеп итүдә, мәгълүмат таратуда, оештыру эшләрендә ярдәм иттеләр. Әлбәттә, укучыларда бәйгенең тематикасына кызыксындыру уяткан педагогларның өлеше бәяләп бетергесез", - дип белдерде "Дуслык" Татар белем бирү-мәдәни үзәге җитәкчесе Яннат Низаметдинова. Монннан тыш, Муса Җәлил исемендәге республикакүләм әдәби бәйге кысаларында 5 номинация булдырылды. Номинацияләрнең исемнәре Муса  Җәлилнең үлемсез шигырь юлларыннан алынган. Оештыручыларны бәйгенең уңышлы үтүе белән котлаганда, Казахстан Республикасы Милли академия китапханәсе директоры Умыткан Муналбаева оешма базасында М. Җәлил исемендәге зал ачу турында тәкъдим ясады. "Мин "Дуслык" мәдәни үзәгенең бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатны саклау эшчәнлеге белән тулысынча килешәм. Әлбәттә, безнең китапханә шагыйрь исеме белән бәйле тематик чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Махсус симпозиум булдыру турында да уйланырга кирәктер", - дип җиткерде У. Муналбаева. Россотрудничество хезмәтенең Кахзахстандагы  вәкиллеге җитәкчесе Виктор Нефедов, Татар һәм башкорт конгрессының Казахстандагы башлыгы Тәуфикъ Кәримов "Дуслык" Татар белем бирү-мәдәни үзәгенә теләктәшлек белдерүен җиткерде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев