Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Астанада "Дуслык" Татар мәгариф-мәдәни үзәге "Чәкчәк бәйрәме" уздырачак

25 ноябрь көнне Астанада Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә беренче тапкыр "Чәкчәк бәйрәме" узачак. Чараны шәһәрнең "Дуслык" Татар мәгариф-мәдәни үзәге оештыра. Аларга "Дөнья хатын-кызлары үзәге" һәм TatFood компаниясе кушылган. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлыкның Казахстандагы вәкиллеге, Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм "Таң" башкорт үзәге дә ярдәм итә. Бу хакта "Дуслык" Татар белем мәгариф-мәдәни үзәге хәбәр итте.

Чара кысаларында TatFood компаниясеннән чәкчәк әзерләү буенча мастер-класс, тәм-том белән сыйлану, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, концерт программасы һәм "Татар мотивлары" татар декоратив-гамәли сәнгать һәм татар баш киемнәре күргәзмәсен оештыру да ниятләнгән.

Бәйрәмнең бизәге "Иң уңган татар кызы Аstana-2016" беренче шәһәр конкурсы булачак. Анда катнашучылар үзләренең татар милли ашларын һәм, әлбәттә инде, чәкчәк пешерү осталыгын күрсәтәчәк. Конкурсның максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклап калу һәм үстерү, ди оештыручылар.

Биредә татар ризыкларын сату буенча хәйрия ярминкәсе дә узачак. Хәзерге вакытта анда Астана рестораннары катнашуы буенча сөйләшүләр алып барыла.

"Чәкчәк бәйрәме безнең "Дуслык" татар үзәге өчен узып баручы елга нәтиҗәләр чыгару кебек булачак", - дип белдерде үзәк җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова. "2016 ел вакыйгаларга бай булды, без шактый зур чаралар үткәрдек, берничә амбициоз проектны тормышка ашырдык. Аны зурлап, үзебезнең тәм-томнар белән сыйланып һәм җырлар белән тәмамларга телибез. Астанада Чәкчәк бәйрәме беренче тапкыр узачак. Ә Казахстанның башка шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез аны инде берничә ел үткәрә. Караганда һәм Күкшетау шәһәрләрендә ул традицион бәйрәмгә әверелде. Ул бездә дә күркәм гадәткә әверелер дип өметләнәбез. Һәрхәлдә, аның белән кызыксынучылар шактый. Чәкчәктән авыз итәргә генә түгел, "Иң уңган татар кызы" бәйгесендә дә катнашырга теләүчеләр күп", - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев