Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Астанада беренче "Шигъри сабантуй" татар шигърияте кичәсе булып үткән

Әдәби кичәне «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге һәм китап сөючеләрнең ProBooks клубы оештырган.

Татар шагыйрьләре иҗатын сөючеләр кичәсе булачагы хакында социаль челтәрләрдә хәбәр ителсә дә, чарага өлкәннәр дә шактый килгән.

«Без биредә кешенең яшенә игътибар итмибез, махсус шулай. Шуңа да бернинди регламент һәм сценарияләрсез генә чәй табыны артында шигырь тыңларга чакырдык », – дип сөйләгән проект авторы Ринат Дусумов.

Шигырьләрне кичәдә «Дуслык» үзәге җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова, шагыйрәләр Светлана Зайцева, Наилә Галиева, Инга Сулима, Рузия Камәрова һ.б.укыган.

Татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Равил Бохараев, Ибраһим Сәлахов әсәрләре күңелләренә хуш килгән. Халкыбыз гимнына әверелгән «И туган тел» җырын башкарганда хәтта башка халык вәкилләре дә җырга кушылып киткән.

Кичәнең иң югары ноктасы мөгаен, Казахстан, Татарстан һәм Азәрбайҗан язучылар берлекләре әгъзасы, Бөтендөнья татарлары конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Тәүфыйк Кәримовның үз шигырьләрен укуы булган.

Кичә соңында һәркем  шушындый «Шигъри сабантуй» үткәрүне традициягә кертергә һәм формаль булмаган рәвештә иҗади рухта кичәләр оештырырга дигән фикер җиткергән.

Габдулла Тукайның 130 һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан бик матур кичәләр үткәргән «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге шигъри сабантуйларны да матур итеп уздырачагын белдергән. “Без хәзер чикләребезне киңәйттек , безгә шигырь язучы казах авторларыбыз да кушылды. Алар әлегә билгесез, без аларны да танытачакбыз”, дип билгеләп үткән «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев