Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ашаган белми, тураган белә"

Республикада бүген мәдәният тармагы ул – 3822 мәдәният учреждениесе, 20 меңнән артык мәдәният хезмәткәре. 43 меңнән артык кеше мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем ала. “Мәдәният ул кемнәрдер уйлаганча, җыр да бию генә түгел икән, “Ашаган белми, тураган белә”, диләр безнең халыкта”, - дип башлады Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казан дәүләт мәдәният институтында республиканың гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләре белән очрашуны. Министр мәдәният өлкәсендәге соңгы еллардагы уңышлар һәм проблемалар белән таныштырып үтте. Ул Татарстан Республикасынең үсеше, шул исәптән, мәдәният тармагында да, Стратегия – 2030 кысаларында дәвам итүен билгеләп узды. “Мәдәният тармагы нәтиҗәлегенең төп күрсәткече - республика халкының һәм аның кунакларының мәдәни тормыш белән кызыксынуы арту.  2016 ел нәтиҗәләре буенча мәдәни продуктка ихтыяҗ артуы күренә. Мәсәлән, музейга килүчеләр саны 35 процентка арткан – музейга 5 млн. 873 кеше килгән. Бу соңгы 20 ел өчен рекордлы сан”, - дип сөйләде министр. Ул очрашуда тармакның тотрыклылыгы билгесе буларак, хезмәт хакы артуын билгеләп узды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы 20 361,6 сумны тәшкил итә. Ягъни бу төбәктәге уртача хезмәт хакының 72,6 проценты дигән сүз. Очрашу ахырында министр катнашучыларның сорауларына да җавап бирде. Очрашуда Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Беляков, Татарстан Республикасы Вузара координация советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Андрей Тузиков, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Рифкать Йосыпов катнашты. Белешмә өчен. Татарстан югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләренең республика җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары Татарстан Республикасы Вузара координация советы башлангычы белән даими рәвештә үткәрелә. Аларның максаты - фәнни җәмәгатьчелеккә республикада тормышка ашырыла торган проектлар һәм социаль-икътисади үсеш программалары турында җиткерү. Фәнни берләшмә вәкилләре В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия театрында, А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында экскурсиядә булдылар.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев