Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Артистларга сөйләмнәрен яхшырту өчен эшләргә кирәк" - театр белгече, профессор Ильтани Илялова

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында 83 нче сезон «Волшебник изумрудного города» дигән спектакль белән ачылды.

Аны сәхнәгә Татарстанның һәм Россия­нең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйды. Әлеге спектакль балаларның анкеталарга язган сораулары буенча сәхнәләштерелгән. Ул аларны дуслыкка, яхшылыкка өнди. Сәхнәдәге биюләр дә спектакльне бизи. Аларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова куйган. Җыр­ларның сүзләрен Татарстанның халык артисты Эльвира Гыйлемханова язган. Артистларның һәркайсы балалар күңеленә үтеп керерлек итеп уйный. Әмма кече яшьтәгеләр өчен спектакльне карау авыррак.

Спектакльне караганнан соң театр белгече, профессор Ильтани Илялова үз фикерләре белән уртаклашты: – Бу спектакльне куйганда зур эш башкарылган. Миңа төрле холыклы хайваннар бик ошады. Музыкасы кызыклы. Тик артистларга сөйләмнәрен яхшырту өчен эшләргә кирәк әле.

Роза Җаббарова, театр директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре: – Әкиятне уку гына җиңел, ә сәхнәгә кую авыр. Миңа бу спектакль ошады. Кайбер персонажларның күзләре, авызлары хәрәкәткә килсә әйбәт булыр иде. Артистка тере булмаган әйберне җанландыру бурычы куела. Алар бу эшне уңышлы башкардылар. Ничек кенә булмасын, театр коллективы тамашачыга премьера тәкъдим иткәнче, зур хезмәт куя. Ә аңа бәяне балалар үзләре бирә.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев