Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Артистларга сәхнәдә опера дәрәҗәсендәге хисләр белән янарга кирәк" - Равил Шәрәфиев

Татар театрында тәрҗемә әсәрләр аз куела, чөнки күп кенә зыялылар моңа каршы. Равил Шәрәфиев фикеренчә, төп сәбәп – интеллект җитмәүдә. Бу турыда ул "Татарстан - яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында белдерде. “Шуңа күрә операга халык шактый аз йөри. Күпләр фикеренчә, бу – татар халкына ят нәрсә. Чынлыкта исә алай түгел. Шәхсән мин Шаляпин фестивале вакытында гына да өч опера тыңладым. Аларда күтәрелгән проблема, андагы хисләр – гаҗәеп! Музыкасында, җырында кешенең эчен актарып чыга торган әйбер бар. Безнең татар театры да шундый булырга тиеш, артистларга сәхнәдә опера дәрәҗәсендәге хисләр белән янарга кирәк, – ди Татарстан һәм Россиянең Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев