Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

АРТИСТЛАР ХӘЙРИЯ КОНЦЕРТЫНДА: "ЧАКЫРСАЛАР БАРАБЫЗ ИНДЕ, ӘММА БИК ЧАКЫРМЫЙЛАР"

Казанның «Сәйдәш” мәдәният йортында 5 яшьлек Лилиана Сабировага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды. Бала хәзерге вакытта Мәскәүдә, ул сөяк җелеген күчереп утырту буенча катлаулы операция кичергән. Лилиананы тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү максатыннан эстрада артистлары кабат изге эшкә – хәйрия концертына җыелды.
Концертның оештыручысы - “Ватаным Татарстан” газетасы. Билгеле булганча, ярдәмгә мохтаҗ булучыларга багышланган хәйрия концертлары газета тарафыннан һәрдаим оештырыла. Газета укучыларның проблемаларын хәл итү белән генә чикләнеп калмыйча, әнә шундый күңелне тибрәндерә торган, игелек эшләргә чакыра торган чаралар да уздыра. Журналист Гөлгенә Шиһапова оештыру эшләрендә аеруча активлык күрсәтә. “Бу - “Ватаным Татарстан” газетасының җиденче хәйрия концерты. Беренче чара янгында пешкән Диана Салиховага багышланган иде. Барлык чарадан 1 миллион сумнан артык акча җыелды. Гадәттә, “балама ярдәм кирәк”, - дип Вконтактеда язалар. Кайберләрен үзем табам да, “Сезгә язмам белән булышасым килә”, - дим. Газета укучылары белән берлектә аларга акча җыябыз, карталарына салабыз. Хәле авыр, башка бер чарасы калмаганнарга хәйрия концерты оештырабыз. Лилиананың әнисе Ләйсән “Эфир” каналына килгән иде, шунда күреп алып шалтыраттым аңа. Хәлләрен белешеп тордым. Туганнары үтенече белән концерт уздырдык. Бу концертта 150 мең сум акча җыелды”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Гөлгенә Шиһапова. Ул чакта Ләйсән Гөлгенәгә болай дип сөйләгән: “Кызымның борыныннан кинәт кенә кан китте. Үзем туктата алмагач, табибларга мөрәҗәгать иттем. Алар кызымны тикшерде, анализлар бирдек. Аннары Лилианада куркыныч авыру барлыгын әйттеләр. Кызымда Фанкони анемиясе икән. Икенче төрле әйткәндә, кан рагының бер төре дигән сүз бу. Әлеге диагнозны ишеткәч, башта бөтенләй югалып калдым. Йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде». Хәзерге вакытта Лилиана әнисе белән Мәскәүдә дәвалану сәбәпле, концертка Ләйсәннең икетуган апасы Луиза Фәйзрахманова килде. “18 октябрьдә Лилианага операция ясадылар. Аллага шөкер, үз аңында, сөйләшә, әкрен генә ашый башлады. Лилиананың авыруы – сирәк очрый торган чир, Россиядә аның очраклары бик аз. Ләйсән әйтүенчә, әлеге диагноз белән 10 балага сөяк җелеген күчереп утырту буенча операция ясалган. Кызганыч, табиблар 2 баланы коткарып кала алмаганнар. Лилиана һәр көнне иртән 7 төрле дару эчә, катгый диетада утыра. Алар Мәскәүдә өч ай булачак”, - диде Луиза. Аның әйтүенчә, донорга акча түләүдә Чулпан Хаматованың “Подари жизнь” фонды ярдәм иткән. Гаилә әгъзалары исә, туры килмәү сәбәпле, донор була алмаган. Лилиана гаиләдә – беренче бала, аның 4 яшьлек сеңлесе Эмилия дә бар. Луиза апасы әйтүенчә, Лилиана – бик ягымлы, сөйкемле һәм шул ук вакытта көчле рухлы кыз. Ул нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. “Әни, мин чемпионка булам”, - дип хыяллана ул. Ләйсән ярдәм кулын сузган һәркемгә рәхмәтләрен җиткерүемне үтенде. Лилианабызның сәламәтләнүен, озын гомерле булуын телибез”, - диде Луиза. Хәйрия концертында Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Азат Фазлыев, Регина Тимербулатова, Гөлнара Габидуллина, Алмаз Рәхимов, Игорь Дмитриев, Лилиана Газизова, “Рәвешләр” юмор театры, Азат Тимершәех, Асаф Вәлиев, Рөстәм Гыйльфанов, Сөмбелә Яркәева, Нурзадә, Айнур Моратов, Ильяс Халиков, Рамил Хәйретдинов, Альбина һәм Илназ Хәнәфиевлар, Ленара Баһаутдинова, Мурат Гайсин, Илфат Шәехов катнашты. Тамашаны Гөлүсә Ахунова белән Рамил Хәйретдинов алып барды. Һәркайсына "Ватаным Татарстан" газетасыннан "Рәхмәт хаты" тапшырылды. "Бердәм булып, тупланып утыруыгыз милләтнең сыйфатын күрсәтә. Мин бүген сөенеп утырдым, авыр вакытта да берләшә беләбез, Аллага шөкер. Мондый вакытлар сирәгрәк булсын иде, әмма хикмәт - күңелебезнең киңлегендә. Аллаһы Тәгалә сезне яман сүзләрдән, яман күзләрдән һәм яман чирләрдән сакласын", - диде "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. “Бу - Лилиана Сабированың сәламәтлеген тернәкләндерү өчен оештырылган хәйрия концерты. Шушындый концертларга чакырсалар, барабыз инде, әмма бик чыкмыйлар. “Азат абый, алай-болай хәйрия концертында катнашмыйсызмы?» - дигәннәре юк. Интернеттан, ватсаптан үзем күреп алып, үзем катнашырга теләк белдерәм. Автомат белән китермиләр, чын күңел белән үзем киләм. Мондый чараларда һәрвакыт бик теләп катнашабыз. Безнең буын да шундый: кешегә мәрхәмәтлелек, изгелек теләү, ярдәм итү. Күмәклек, бердәмлекнең ахыры һәрвакыт уңышлы була”, - диде Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех. “Без бер-беребезгә ярдәм итеп яшәгәндә генә көчле булабыз. Шуңа да хәйрия концертларында катнашырга чакырганда, мин һәрвакыт бик теләп катнашам. Бүген дә эстраданың күп кенә артистлары җыелды. Тагын шуны да әйтәсе килә, миңа ошаган күңелле хәл: хәйрия концертлары безне үзара дуслаштырды. Бергә булыйк, бердәм булыйк, шулай булганда гына без – көчле!” – дип белдерде Нурзадә. “Барысының хәйриячелек белән генә булса да, Лилианага ярдәм итәсе килә. Тамашачылар да зал тутырып килгән. Дөрестән дә, кешегә ярдәм кулы сузарга кирәк. Без өлкәнме, яшьме, урта буын кешеләреме – бердәм булганда гына авырлыкларны җиңеп чыга алабыз. Әгәр бездән ярдәм сорыйлар икән, һәрвакыт әзер торырга тиешбез. Бу эшебез Лилианага файда китерсә, без бик сөенер идек. Киләчәктә аңа тернәкләнергә, сәламәтләнергә насыйп булсын. Тамашачыларга зур рәхмәт, алар булмаса, бу концертны оештырып булмас иде”, - дип сөйләде Ильяс Халиков.
Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Рамил ГАЛИ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев