Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Артистлар белән бәйле кызыклы сораштыру - интертат.ру

Һәр елны Intertat.ru 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан эстрадабызның гүзәл затлары арасында сораштыру үткәрә. Быел да укучыларыбыз игътибарына артистлар белән бәйле кызыклы сораштыру әзерләдек.
Сораулар: 1. 8 Март бәйрәменә сезгә бүләк ителгән иң истәлекле бүләк? 2. Тормышыгызда аеруча истә калган иң яхшы көн? 3. Кайсы җырыгызны сезнең тормышыгызга туры килә дип уйлыйсыз? 4. Бушка юллама тәкъдим итсәләр, кая барыр идегез? 5. Китап язсагыз, нәрсә турында булыр иде ул? 6. Кайсы танылган хатын-кыз сезнең өчен үрнәк өлгесе? 7. Иң зур һәм якты хыялыгыз? Әлфинә Әзһәмова: 1. 8 Мартка истә калырлык бүләк әлегә бирелмәде. 2. "Төнге урам" җырына төшерелгән клипны күрсәткән көн. Шул көннән соң тормышым яхшы якка үзгәрде. 3. Җырларымның 90 проценты үземә кагыла. 4. Япониянең Токио шәһәренә барыр идем. 5. Язмас идем. 6. Бу дөньяда минем өчен андый танылган хатын-кыз юк. 7. Киләчәктә дә сәламәт булу. Яратылып яшәвем дәвамлы булсын иде.  Иркә: 1. Миңа инә дә, дөя дә - бертигез. 2. Балаларымны дөньяга китергән көннәр. 3. Көненә карап. 4. Мальдивка. Мин анда бер булган идем, тагын бер барып кайтырга хыялланам. 5. Ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре, ике затның аермасы турында китап язар идем. 6. Иң танылганы, иң-иңе - минем газиз әнием. 7. Булганын Ходаем күпсенмәсен иде. Динә Латыйпова: 1. Кызларымның балалар бакчасыннан үз куллары белән ясап алып кайткан рәсемнәре һәм аның астына төрле якка авышкан, егылган хәрефләр белән "әнием" дип язылган сүзләре. 2. Әни булган көнем. 3. "Бәхет алмагачы". Наил Төхвәтуллин сүзләре, Интал Шәйхаттаров көе. 4. Европа илләре буйлап сәяхәт кылыр идем. 5. Исемнәрне үзгәртеп үз тормышым турында язылган әсәр. 6. Фәүзия Бәйрәмова. Сәнгать әһелләреннән - София Ротару. 7. Гарәп графикасын өйрәнеп, тулысы белән Коръәнне укып чыгарга телим. Ландыш Нигъмәтҗанова: 1. Барлык бүләкләр дә истәлекле. 2. Андый көннәрем бик күп, Аллага шөкер. 3. Бер җырым да туры килми. 4. Бармас идем, чөнки бушка кызык түгел, аның кадерен белмисең. 5. Бәхетле тормышым турында китап язар идем. 6. Минем өчен андый танылган кешеләр юк. 7. Хыялларым күп, ләкин чынга ашмаслык түгел. Алинә Сафиуллина: 1. Чәчәкләр, алтын, сертификат - һәр бүләккә сөенәм. 2. Улым туган көн. Ул көнне мин бәхетнең җиденче катында идем. 3. Әлеге вакытта тормышыма "Юк, кирәкми" җыры туры килә. 4. Доминикана Республикасына барырга телим. 5. Китап язарлык тел байлыгым юк. Язарга туры килсә, үз тормышым турында язар идем: балачакта иптәш кызларым белән уйнау, кич чыгу, студент чаклар, гастрольгә йөрү һ.б. Гомумән, безнең эшебез бик кызыклы дип саныйм мин. Кая гына бармыйбыз, кемнәр белән генә танышмыйбыз. 6. Бу сорауга җавап бирә алмыйм. 7. Иң зур хыялым - бәхетле һәм парлы булу, улымны үстерү һәм аңа сеңелкәш алып кайту, Алла теләсә. Люция Мусина: 1. Бик матур колье һәм алкалар. 2. Айрат улыбыз һәм Миләүшә кызыбыз туган көннәр. 3. "Язмышларым сиңа бәйләнгән". Вазыйх Фатыйхов сүзе, Айдар Тимербаев көе. 4. Майамига. 5. Үземнең тормыш юлым турында китап язар идем. 6. Алла Пугачева. 7. Җир йөзендә бер кеше дә авырмасын иде. Барлык җиһанда кешеләр бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәсен иде. Алсу Әбелханова: 1. Андый бүләгем юк. 2. Балаларым туган көннәр. 3. "Сорама хәлләремне" җыры. 4. Италиянең Венеция шәһәренә, Америкага барыр идем. 5. Китап минем гаиләм - әби-бабам, әти-әнием һәм тормышым турында булыр иде. 6. Джениффер Лопес. 7. Иң зур хыялым - кыз бала табарга телим. Гүзәл Идрисова: 1. Студент чагымда "Гөлдания Хәйруллина" җыр-театрында эшләгәндә, 8 мартта бер авылда концерт куйдык. Шунда бәйрәм уңаеннан стена сәгате бүләк иттеләр. Һәр сәгате суккан саен берәр көй уйный иде. Мин аны өйгә алып кайтып залга элеп куйдым. 2. Туй көне һәм әни булган көннәрем. 3. "Яшьнәр чакта яшьнәгез" җыры. 4. "Баунти" төшерелгән утрауга барыр идем. Ак ком, кыргый табигать... 5. Тормышым, иҗатым, балаларым турында булыр иде ул китап. Малай тәрбияләү, үстерү, уйнату серләре белән уртаклашыр, киңәшләр бирер идем. 6. Һәр шәхеснең аерым бер сыйфаты ошый. Мәсәлән, җырчы Валериянең өч бала әнисе булып та, зифа гәүдәсенә, яшь булып калуына сокланам. Зәйнәб Фәрхетдинованың тавышы, Резеда Шәрәфиеваның имиджы ошый. Минем өчен үрнәк өлгесе ул - әнием. 7. Иң зур якты хыял - улларымны үстереп кеше итү, оныкларны үстерешү. Зур гаилә булып яшәү, күңелле мизгелләрне бергәләшеп кичерү. Күкләребез тыныч булсын, сугышлар булмасын. Сау-сәламәт балалар туып торсын. Бөтен кеше бәхетле булсын! Бәйрәм белән! Айгөл Бариева: 1. Бер поклонникның картама кинәт акча салуы. 2. Әлбәттә, балаларым туган көннәр. 3. Һәрбер җырым диярлек тормышыма туры килә. 4. Зур пароход белән круизга. 5. Һичшиксез мәхәббәт турында! 6. Танылган хатын-кызлар арасында берсен дә аерып әйтә алмыйм, күп алар. Минем өчен үрнәк хатын-кыз - минем Әни! 7. Аллага шөкер, хыялларым күп булды. Барысы да әкренләп тормышка ашып бара. Иң зур теләгем - эчке халәтем белән тышкысы һәрвакыт тәңгәл килсен иде! Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгыннан һәм якын кешеләремнән аермасын! Алсу Фазлыева: 1. Быел 8 мартка Азат бик матур пальто һәм шарф бүләк итте. 2. Әлбәттә, балаларым туган көннәр. 3. "Гөрләп кирәк яшәргә" җыры. Бу җырны үзебез теләгәнчә яздырдык. Тормышыбыз нәкъ шул җырдагыча үтә. 4. Әти-әни янына кайтыр идек. 5. Үзебез авыл балалары булгач, авыл баласының шәһәргә килеп үз урынын табуы, аның язмышы турында китап язар идем. 6. Миңа Лилия Муллагалиева, Зөлфия Вәлиева ошый. 7. Хыяллар күп, ләкин кычкырып әйтсәң, чынга ашмаска мөмкин. Моннан берничә ел элек Азат белән хыялланган хыяллар әкренләп чынга аша бара, Аллага шөкер.

Сораштыруны Эльвира ШАКИРОВА әзерләде

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев