Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Архив эшләре буенча Татарстан дәүләт комитеты Җиңү көне алдыннан сугыш еллары хатлары күргәзмәсен тәкъдим итәчәк

Хәзерге вакытта Татарстан архивларында фронттан килгән 3,5 меңләп хат саклана. Аларның адресатлары — туганнары һәм дуслары, хезмәт коллективлары, дәүләт хөкүмәте органнары, газета редакцияләре. Күргәзмәнең бер өлеше Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре хатларына багышланачак. Казанның Ново-Песочная урамындагы 44 йорттагы күргәзмә залына килүчеләр бәһасыз реликвия булып торучы Муса Җәлил, Атилла Расих, Әхмәт Исхак, Гадел Кутуй, Михаил Бубеннов, Ибраһим Гази, Нури Арсланов, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Геннадий Паушкин, Гали Хуҗи һәм башкаларның үз куллары белән язылган хатларын күрә алачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев