Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Архив белгечләре шәҗәрә мәсьәләләре турында фикер алышты

Бүген Казан Кремлендә Манеж территориясендә "Генеалогик тикшеренү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар" исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
Конференция генеалогик тикшеренүләрнең чыганак базасы һәм фәнни-белешмә аппаратының тәңгәлсезлеге проблемаларын хәл итү, архив учреждениеләре һәм генеалогик берләшмәләрнең мәгълүмати хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышлана.
Конференциягә Башкортстан, Марий Эл, Чуашстан, Удмуртия, Мордовия, Хакасия Республикалары, Томск өлкәсеннән, Пермь краеннан архивистлар җыелган.
Конференция ата-бабаларыбыз, нәселдәге туган-тумачалар турында хәтер саклау никадәр әһәмиятле булуын тасвирлаучы фильм белән башланды. Иң элек, чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова сәламләде. Килгән кунаклар белән таныштырды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, Президент Аппараты мирасны саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүен билгеләп узды. Бу юнәлештә башка төбәкләр тәҗрибәсе дә кулланылуын әйтте.
Модератор - Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗев кереш сүзендә үз гаиләләрендә шәҗәрә сүзе еш искә алынуын белдерде. Ул татар һәм башкортларда нәсел агачын алып бару буенча күркәм гадәт яшәгәнен искәртте. Искәндәр Гыйләҗев бөтен илдә шәҗәрәгә игътибар артуын билгеләп үтте.
Конференция кысаларында төбәкне өйрәнүчеләр чыгышлары планлаштырылган. Казан федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Динә Мостафина "Тарихи чыганак буларак XVII гасыр уртасында Казан өязенең язма китаплары", КФУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең баш библиографы Рәйсә Шәрәфиева "Казан федераль университетының Фәнни китапханәсе фондларында генеалогик чыганаклар" темасына докладлар белән чыгыш ясаячак.
Конференциядә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнаша.
Татар  информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев