Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчаның "Казан арты" музеенда "Ватан Геройлары" көне уңаеннан кичә узган

Бу хакта "Арча хәбәрләре" язды.

«Казан арты» тарих—этнография музее директоры Рашат Камалов «Ватан Геройлары» көне уңаеннан оештырылган кичәгә дәшкәч, тиз генә фотога төшереп чыгармын дип кергән идем, китә алмадым…

Афәрин, музей, китапханә, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре бик матур очрашу оештырган. Хәтта зал тулы яшьләр дә тып—тын калып тыңлады. Иң башта районның Бөек Ватан сугышы, Хезмәт геройлары искә алынды. Алар: Валентин Еҗков, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин, Гани Сафиуллин, Илсур Шәйхетдинов, Мирбәт Хәстиев, Шәрифулла Сәгъдуллин, Дания Галимова, Стелла Габдрахманова, Галимулла Әсхәдуллин. Әфганистан сугышында башын салган солдатлар да искә алынды. Алар: Васыйл Әһлиуллин, Фәнис Бикбаев, Марат Лотфуллин.

Арча педагогика көллиятенең “Прометей” эзтабарлар отрядыннан Айгөл Миндубаева белән Алина Афтономова Новгород белән Ленинград өлкәсе арасындагы сазлыкта казу эшләре алып барулары һәм ничек итеп солдат сөякләрен табып алулары турында дулкынландыргыч хәлләр турында сөйләделәр. Алардан соң Әфганистан сугышында взвод командиры булып хезмәт иткән прапорщик Рафик Җамалиев сөйләде.

- Батырлыкны сугышта гына түгел, тыныч тормышта да эшләп була, — диде ул. — Менә әле генә чыгыш ясаган ике кызның “Үлем кыры”нда сазлыкта эзләнү эшләре алып баруы батырлыкка тиң!

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Алиева гитара белән сугыш темасына җыр башкарды. Миләүшә Тәлгатовна һәрвакытта да күңелгә кагыла торган җырлар башкара. Бу юлы да барыбыз да тын калдык.

Бер сәгатьлек очрашуда студентлар, мәктәп укучылары ваемсыз яшьлекнең бер мизгелендә тормыш турында, башларын җиргә салган солдатлар, геройлар хакында уйландылар, саргаеп беткән фотодан карап торган солдатның карашын тойдылар… Ә бу хисләр матурлык һәм батырлык уята.

 Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев