Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада яңа балалар мәйданчыгы ачылды

Республика күләмендәге “Иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәләре” исемен алу өчен барган бәйгедә Арчаның “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе икенче урынны яулаган иде. Шуның өчен бирелгән 500 мең сум акчага аның җитәкчесе Эльвера Сергеева балаларны сөендереп, алар өчен уен мәйданчыгы эшләтергә булган. Дөрес, бу акча гына җитмәде, шәһәр башкарма комитеты да ярдәм итте: анысына Арча урман хуҗалыгы мәйданчыкны коймалап алды, агачтан булган башка әйберләрне ясады, дип сөйләде ул “Арча хәбәрләре” газетасына. Шул рәвешле, Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге яны хәзер кичләрен генә түгел, аның янында яңа мәйданчык корылгач, көндез дә буш тормаячак.

Яңа мәйданчыкны ачу уңаеннан, Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге тырышлыгы белән тантана оештырылган иде. Анда мәктәп балалары һәм “Шатлык” балалар бакчасы хезмәшткәрләре концерт куйды, чәй һәм кайнар коймак белән сыйлады.

Балалар мәйданчыгын ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров: “Быел шундый мәйданчыклар берничә урында төзелде. Моның белән без, беренче чиратта, район башлыгына рәхмәтле, - диде. - Аннан “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе тырышлыгы да зур булды. Әлеге мәйданчык ул, чыннан да, бәйгедә җиңеп алган акчага эшләнде. Киләчәктә мәйданчыкта балалар тавышы тынмасын иде”, - дип теләде. Тырышып укыгыз, буш вакытларыгызда бирегә килегез, диде балаларга мөрәҗәгатендә Эльвера Сергеева да.

Кызыл тасма киселеп, балалар мәйданчык эченә узгач, шунда ук уеннар, ярышлар башланды. Зуррак балалар аркан да тартышты, чүлмәк тә ватты. Кечерәкләр атынгычлар, ясалма таучыклар, таганнар янында мәш килде. Балаларның шатлыклы көлү авазлары еракларга таралды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев