Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада "Тормыш парлыларны ярата" дип аталган әдәби–музыкаль кичә узды

Арча станциясендәге күп функцияле үзәктә “Тормыш парлыларны ярата” дигән әдәби–музыкаль кичә – озак еллар тигез, тату гомер иткән парлар белән очрашу булды, диелә “Арча хәбәрләре”ндә.

Мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен бизәүче парлар – 59 ел тигез гомер иткән Венера һәм Сәүбән Мифтаховлар, 51 ел бергә яшәүче Әлфия һәм Рәшит Габдирахмановлар, 47 ел тормыш юлында бергә атлаган Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннар – сәхнәдә урын алды.

Өч пар да катлаулы һәм шул ук вакытта гаҗәеп тормыш юлы үткән. Венера һәм Сәүбән Мифтаховлар тормышлары шома гына бармаса да, алар һәрчак бер–берсенә ныклы терәк була белгәннәр. Лаеклы ялда кул эшләре белән шөгыльләнүдән тәм таба бу пар. Сәүбән абый йорт җиһазлары ясый, оста рәссам да, Ә Венера апа – чигүче.

Рәшит абыйның тормышы бик кызыклы. Ул үзе белән яшьлек дусты – гармунын да алып килгән. Рәшит абый гармуны үзе белән армиядә дә йөреп кайткан, аннан бергә Ташкент якларын гизгән. Шул Ташкент якларында танышкан инде ул безнең як кызы Әлфия белән. Нинди кызык бу дөнья. Икесе дә бер төбәктән булган кыз белән егет бер–берсен читкә киткәч тапкан. Һәм алар ярты гасырдан артык бергә.

Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннарны Арчада кем генә белми икән. Хәсибә апа шигырьләр яза, сәхнәдән шуларны сәнгатьле итеп укый, Вәлиулла абый гармунда уйный, җырлый. Вәлиулла абый җырчы Хәнәви Шәйдуллин белән бергә балалар йортында тәрбияләнгән икән. Үзенә аның моңнары күчкәндер дип уйлый ул. Алты айлык вакытыннан балалар йортында үскән, язмышка булган бөтен үпкәләрен онытып, чын кеше булып калырга көч тапкан, тормыш юлында очраган сикәлтәләрне чыгып, олы ихтирам яулаган.

Гомумән, очрашуда катнашкан өч пар да бары соклану хисләренә генә лаек. Яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бу.

Авырлыкларны җиңеп чыгып, гаиләне саклап калу турында сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителеп, ул кичәнең эчтәлеген тагын да баетты. Кичә геройларының оныклары җырлавы, туганнарының котлавы, чәчәк бәйләмнәре аны тагын да тулыландырып җибәрде.

Арчаның “Җидегән чишмә” халык театры үзешчән артисты Резеда Гарифуллина алып барган кичә өлкәннәрдән үрнәк һәм гыйбрәт алу максаты белән уздырылды. Бу кичәне ул режиссер, сәхнәгә куючы Илмира Фазылҗанова белән бергәләп оештырган. Арча шәһәре башлыгы урынбасары Римма Мамаделеева, ЗАГС бүлеге баш белгече Гөлназ Маркелованы чакырганнар. Кунакка алар бүләкләр белән килгән иделәр.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев