Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада өлкәннәр өчен "Сөмбелә бәйрәме"нең көзге күргәзмәсе һәм концерт тәкъдим ителде

Бүген, ягъни 10 октябрь көнне Арча мәдәният йортында, өлкәннәр ун көнлеге ахырына якынаю уңаеннан, бәйрәм чарасы оештырылды, дип хәбәр итә “Арча телерадиокомпаниясе”.

Чарага килүче өлкәннәр "Сөмбелә бәйрәме" кысаларында оештырылган көзге уңыштан ясалаган күргәзмә белән таныштылар һәм район үзешчәннәре концертын карадылар, үзара аралашып, үткәннәрне искә төшереп утырдылар. Шулай ук төбәкнең үткәне һәм бүгенге көне, аның кешеләре турында сүзсез генә сөйли торган өр-яңа фотокүргәзмә дә өлкәннәрнең игътибарын җәлеп итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев