Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде

Татарстанның Арча районында Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы. Галим, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган фәнни чарада Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда Мәһдиев укуларының өлеше зур булуын билгеләп үтте. Укучыларга төрле юнәлешләрдә эзләнү эшләре бирелгән иде: “Шигърият бакчасында”; “Хикәя остасы”; “М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучы образы”; “М.Мәһдиевнең иҗади мирасы”; “Тормыштан алынган геройлар”; “М.Мәһдиев әсәрләренең тел-сурәтләү чаралары”. Укучыларның таланты бәяләнеп, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Конференциягә Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина күргәзмә оештырган иде, диелә Арча районы басмасында. Белешмә өчен. Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтыйк хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм, уңышлы тәмамлап, 1964 елда «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Аспирантураны тәмамлаганнан бирле Мөхәммәт Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшләгән. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повесте, “Атадан бала яшь кала”, “Ай нигә йөри?” хикәяләр җыентыклары, “Фронтовиклар” һәм “Ут чәчәге” романнары, “Торналар төшкән җирдә” лирик повесте, “Кеше китә – җыры кала” хикәя һәм повестьлар җыентыклары һәм башка әсәрләре китап укучыларның күңелен яулады, күп санлы фәнни хезмәтләре дөнья күрде. Мөхәммәт Мәһдиев 1995 елның 14 июнендә вафат булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев