Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл куелды

КичәАрча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылган. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашкан. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган. Министр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусына ия булуын искәртеп, аның республика балалар бакчалары, мәктәпләре өчен милли кадрлар әзерли торган төп уку йорты булырга тиешлеген һәм бу юнәлештә эшнең инде алып барылуын әйткән. “Бездәге милли рух белем бирү процессында да, тәрбия чараларында да чагылыш таба. 50 ел элек оешып, бүген дә сәхнә тоткан ансамбльләребез, “Тылсым” яшьләр театры, миллилекне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән сәнгать кичәләре студентларның милли рухын баета”, – дип билгеләп үтте Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. Педагогия көллиятенә (ул чакта училище) узган гасырның 60 нчы елларында ук Габдулла Тукай исеме бирелгән була. Тик, ниндидер сәбәпләр белән, бу хактагы документлар кайтып җитмәгән. Архивларда эзләнә торгач, 5 ел элек бу документлар табыла. Кичә шулай ук Энгель Фәттахов катнашында Арча районы Наласа мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасы булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев