Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада ерак арага чабышта иң чыдамнары Кабарда–Балкария атлары булды

Яңа Кырлайга узган атнада 100дән артык ат җыелды. Сәгать иртәнге 6да 10 юртак 80 километр арага старт алды. Сәгать 9лар тирәсендә 26 ат 40 чакрымга кузгалды. 20 чакрым араны узган саен, чабышкылар ветеринария тикшерүе уздылар. Атларның йөрәк тибеше, физик халәте тикшерелде. Күрсәткечләр нормада булмый икән, ат ярыштан төшеп кала. Россиянең ат спорты федерациясе хөкемдарлар төркеме таләпчән иде. 40 чакрым арадагы ярышта ветеринария белгечләре 4 атны ярыштан төшереп калдырды.

Мәскәүдән килгән ветеринария комиссиясе рәисе Ольга Суворова–Смоленская: “Мондый ярышлар Россиядә еш үткәрелә, үзебезнең илдә һәм чит илләрдә озын дистанция ярышлары үсеш ала бара”, - дип билгеләп үтте.

Күрше Биектау районыннан 40 чакрымны чабышкысы белән уңышлы узган (9нчы урын) Александр Комлев: “Безнең ат һәрвакыт эштә, ел әйләнәсе ат белән шөгыльләнергә кирәк. Ул вакытта теләсә кайсы ат белән озын дистанцияне уңышлы узарга булла”, - дигән фикердә.

80 чакрымлы дистанциядә Кабарда–Балкария Республикасы атлары чыдам булып чыкты. 1, 2, 3 нче урыннар аларда. 40 чакрымны Мәскәү өлкәсе, Татарстанның Биектау районы һәм Кабарда–Балкария Республикасы атлары иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Татарстан Премьер–министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев үзе дә җайдак буларак 40 чакрым араны уңышлы узды һәм 4нче урынга чыкты.

Мәйдан бизәлгән атлар, җыр, музыка, спорт уеннары белән милли бәйрәмебезне хәтерләтте.

Атларның йөк төяп узышуларын халык кызыксынып карап торды. Яңа Кенәрдән 70 яшьлек Әхтәм Әхмәтханов 10 капчык ашлыкны, 10 түк печәнне җайлап кына төяп, 100 метр араны үтеп, йөкне бушатып, финишка матур гына килеп җитте. Өченче нәтиҗә аныкы! “Гомерем буе ат җиктем, ат көтүе көттем, - дип сөйләде ул. - Монда үз атым белән килдем. 6 айлык тае өйдә калды. Авылда кемдә эш бар - шуңа йөрим. Мондый ярышта 1нче тапкыр катнашам”.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте уңышлары да куандырырлык. Алар төрле ярышка 6 ат алып килгән һәм призлы урыннар белән кайтып киттеләр. “Кырлай” агрофирмасы атлары да бәйрәм күрке булырлык аргамаклар иде.

Искәртеп үтәбез: бәйгенең гомуми бүләк фонды 250 мең сум тәшкил итте.

Арча төбәгенең ат яраткан Салаватын әллә каян биек матур аты, махсус тектергән ак киемнәре белән күреп аласың. Ни үкенеч, ярышта беренче өчлеккә керә алмады. Сабан туйларыннан соң атчылар азрак иркенәеп ала шул, әзерләнү җитмәгән. Ә менә үзенең элеккеге аты “Хитрый” өчен сөенде. Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов ул ат белән финишка 3 нче килде. Ярышлар Айваннан Рафик Миңнуллин, Көектән Вилдан Гарифуллин, Рәсим Шәрифуллин атларының матур чыгышыннан башка үтми хәзер. Яңа Кишеттән Гомәр Йосыпов аты “Авыл егетләре” ярышында 1 нче килде.

“Ат көне” бүләкләүләр, күмәк фотоларга төшү белән тәмамланды. Бу көнне бәйрәмгә килүчеләр tvoya-rossiya.ru сайтында “Казан өчен тавыш бир” акциясендә катнаштылар. Ат ярышы хөкемдарлары, республика җитәкчелеге киләсе елда ат чабышын тагын да зуррак күләмле үткәрү, Татарстан җирлегендә үз атларыбызны үрчетү, аларны Россия, чит илләрдә таныту, атларны саклау турында сөйләштеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев