Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада "Балалар күңеленә юл -шигырь аша!" дип исемләнгән чара үткәрелгән

Арча районы Гөберчәк авыл китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 60 яшьлегенә багышлап “Балалар күңеленә юл -шигырь аша!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде, дип хәбәр итә район басмасы. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яратып өйрәнделәр. Тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Кызыклы табышмакларга җавап таптылар. Рафис Корбанов шигъриятендә бер үзенчәлек бар. Алар шат елмаю аша дөньяны танып белергә ярдәм итәләр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев