Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада "Ат көне" һәм ат чабышлары буенча Россия чемпионаты уздырылачак

1 октябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында ат чабышлары буенча Россия чемпионаты һәм “Ат көне”нә багышланган чаралар уздырыла. Татарстан Республикасының атчылык һәм ат спорты федерациясе әлеге чараларда катнашырга чакыра, дип игълан итте Арчаның arsk.tatarstan.ru муниципаль сайты.

Аерым алганда, “Иң тиз йөк ташучы”, “Иң үрнәк арба”, “Авыл егетләре” конкурслары уздырыла.

80 чакрым арага ат чабышлары сәгать иртәнге 4 сәгатьтә, башка чаралар 9да башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев