Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арча төбәгендә язучы-прозаик Гайсә Гатауллинны искә алдылар (ФОТО)

14 февраль көнне Арча төбәгендә язучы-прозаик Гайсә Гатауллинны искә алу кичәсе булды. Очрашуда язучының якташлары, туганнары, татар язучылары катнашты. Гайсә Госман улы Гатауллин 1948 елның 14 февралендә Арча районы Казиле авылында Гатаулла улы Госман  һәм Галәветдин кызы Майфруз гаиләсендә  дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, тракторчы, әнисе укытучы була. 6 балалы гаиләдә Гайсә Гатауллин өлкән бала, энесе Илнурга һәм сеңелләре Люция, Әнисә,  Нурия һәм Аниягә үрнәк абый булып үсә. Сугыш елларыннан соңгы балачак тормышы язучының шигырьләрендә тасвирлана. Гайсә Гатауллин Күпербаш мәктәбендә белем ала, соңыннан укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә. 1966 нчы елда Казанбаш урта мәктәбен тәмамлый.  Уку елларында ук балта остасы һөнәрен үзләштереп, 1966-1970 нче елларда Казандагы беренче төзелеш трестының төзү-монтаж идарәләрендә слесарь һәм балта остасы булып эшли.  1973 нче елда Казан авыл хужалыгы  институтының механика факультетын тәмамлый. 1974 нче елда армия сафларына алына.  Камчаткада хезмәт итә. Гайсә Гатауллинның  ижаты мәктәп елларыннан ук башлана.  1964 нче елдан  «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Ялкын», «Чаян», «Казан утлары» журналларында, «Идел» альманахында аның шигырьләре,  хикәяләре һәм әкиятләре басыла. Шулай ук әсәрләре аерым китап итеп нәшер ителә: 1981 елда – «Этнең койрыгы ник кәкре?» (хикәяләр) 1985 елда – «Тавыш иле һәм Батыр Черки» (хикәяләр һәм әкиятләр) 1988 елда – «Очар кошлар кебек» (повестьлар хәм хикәяләр) 2007 елда – «Моң» шигырьләр жыентыгы 1970 нче еллар уртасында Гайсә Гатауллин Якутия тайгаларында булып кайта. Бу якның табигате, кешеләре, анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, көнкүреше турында аның «Еракларга китеп…» дигән повесте һәм балаларга аталган «Тайга сукмаклары буйлап» исемле хикәяләр циклы да бар. Туган якларына кайткач, Казан моторлар төзү берләшмәсендә мастер, Арча нефть базасында һәм Арча төзү идарәсендә механик, районның төзү-житештерү оешмаларында механик һәм инженер вазифаларын башкара. 1982 нче елның 25 нче июнендә Гайсә Гатауллин  Зөлфия Гыйльмулла кызы белән гаилә кора. 1983 нче елда уллары Алмаз, 1985 нче елда кызлары  Гөлназ  һәм  1987 нче елда кызлары Айгөл дөньяга килә. Уллары сабый чакта вафат була. 1995  нче елдан Татарстан Язучылар берлеге  әгьзасы,  талантлы шагыйрь һәм прозаик Гайсә Госман улы Гатауллин  2007 елның 16 нчы сентябрендә якты дөньядан китә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев